Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Госалкогольинспекция

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатучыларга штрафлар саллы

Узган ел җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен җиде бала балигъ булмаганнар эшләре буенча исәпкә куелды.

Яшүсмерләрнең спиртлы эчемлек, наркотик матдәләр кулланулары, шул хәлдә җинаятьчелек юлына басулары турында радио-тевидение, интернет челтәре аша әледән-әле ишетеп, күреп торабыз. Мондый хәлләргә тарымас өчен район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, участок инспекторлары даими рәвештә рейдлар уздыралар. 

«Үткән елда 200дән артык рейд оештырылды. Балигълык яшенә җитмәгәннәрнең кибетләрдән спиртлы эчемлек сатып алулары һәм кулланулары, әти-әниләреннән башка төнлә белән җәмәгать урыннарында булуларын ачыклау максатында сәүдә нокталары, парк-скверлар, мәдәният йортлары даими рәвештә тикшерелә. Билгеле булганча, 18 яше тулмаганнар кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр өлкәннәрдән башка урамда йөрергә, җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел. Үткән елда балалары тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен сигез әти-әнигә административ беркетмә төзелде һәм балигъ булмаганнар эше, аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде. Бүгенге көндә 28 балигъ булмаган бала ПДНда профилактик исәптә тора. Шуларның җидесе - җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен», - ди район эчке эшләр бүлегенең ПДН начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова.

Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатучылар өчен штраф суммалары саллы. Сатучыга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, кибет хуҗасына 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk