Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яхшы йоклыйм, дисәң...

Кытай медиклары, йокы сыйфаты ашаган ашамлыкка бәйле, ди. Әгәр дә кеше кичке ашка майлы яисә авыр эшкәртелә торган ашамлык ашаса, яки ятар алдыннан гына ашаса, аның ашказаны эшләвен дәвам итә, ә бу, үз чиратында, сәламәт йокыны боза.

Табиблар кич белән җиңелчә ризыклар гына ашарга киңәш итә: яшелчә-җимеш, тавык ите, дөге ярмасы. Сөт, бал, солы боткасы яхшы итеп йоклап китәргә булышлык итә.

Яшелчә-җимешнең фай­дасын бел

Алма, груша, хөрмә, кавын, чия, кара җиләк, кыяр, чөгендер баш миен яхшы эшләтә, хәтерне яхшырта һәм склероздан саклый.

Кара җиләк, япон айвасы күзләргә файдалы.

Кыяр чәчне үстерә.

Кыяр, шалкан тешләрне ныгыта.

Йөзем, грейпфрут, каен җиләге организмны ныгыта.

Карбыз организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.

Фаст-фудка кызыкма!

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел. “Макдо­налдс”­ларга, кафе-бистроларга кергәндә без андагы ри­зыкларның файдасы яисә зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әй­дәгез, бергәләп күз салыйк.

Гадәттә, биредә гамбургер, чизбургер, кыздырыл­ган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итә­ләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзер­ләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы бәрәңге ашыйсың да эчәсе килә башлый. Бер литрга якын бозлы кола яисә фантаны да эчкәч, ашказаны шар кебек тула. Тамак туйды дигән ялган хис шуннан барлыкка килә дә инде.

Игътибар иткәнегез бармы: тиз әзерләнүче ризык­ларның саклану вакыты бик озак. Ризык озаграк саклансын өчен аңа консервантлар кушалар, ә алар ашказаны өчен бик зарарлы. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыклар организмга зыян гына китерә.

Поп-корнның файдасы бармы?

Дөресен әйткәндә, поп-корнның файдасы юк диярлек. Өстәвенә, үпкәләргә дә зыяны бар. Дөресрәге, кукуруз үзе түгел, ә аны кыздырган май зыянлы.

Белгечләр майга кушыла торган хуш исле матдәләр зыянлы дип саный. Бу әлегә исбат ителмәгән, шулай да алар кыздырганда таркала һәм зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Кайвакыт бу истән зыян күрүчеләрнең үпкәсенә операция ясарга да туры килгән.

Поп-корн белән артык мавыкмаска киңәш ителә, ә аны өйдә кыздыру бө­тенләй тыела.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев