Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Венера Галимуллинадан борай бәлеше рецепты

"Шәһри Казан" газетасыннан

Өч стакан борай ярмасын алып, чүпләреннән аралыйбыз. Бәлеш өчен борайның ярылганын кулланмаска киңәш итәм, анысыннан боткасы тәмле була. Ә бәлешкә алсаң, ул изелеп бетә. Борайны тозлы суда 45 минутлар тирәсе пешерәсе. Кайбер сортын бер сәгать тә пешерәсе була, чөнки ул бәлеш эчендә генә пешеп бетми. Итне вак итеп шакмаклап турыйбыз. Бер килограмм ит җитә, әмма тәмле булсын өчен, 1 килограмм да 100-200 грамм ит кирәк. Каз, тавык итен дә кулланырга була. Казның баш-аягыннан да пешерәләр. Кемдер кабак, кара җимеш тә сала. 200 грамм суганны шулай ук ваклап турыйбыз. Аны сыер маенда кыздырып алабыз. Барысын бергә кушып, камыр эченә тутырабыз, өстенә кисәкләп сыер маен куябыз да газ мичендә ике-ике сәгать ярым пешерәбез. Мичтә озаграк торган саен, бәлеш тәмне ныграк сеңдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X