Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Умыртка баганасы - алтын багана

Умыртка баганасының зарарлануына китерүче авырулар күп төрле. Алар арасында остеохондроз, сколиоз, умыртка арасы дискасы бүсере, радикулет, остеопороз, ишиас (койрык, оча башы нервлары ялкынсыну) аеруча киң таралган.

Әлбәттә, һәр кеше дә, умыртка баганасы авырткан очракта, үз-үзенә төгәл диагноз куя алмый. Шуңа да аркада авырту сизсәгез, әгәр дә ул авыр күтәрүдән, салкын тиюдән сакланып та ике атна дәвамында бетми икән, кичекмәстән үзегезнең участок табибына барырга кирәк. Ул сезгә махсус белгечләргә - невролог, вертебролог, травмотолог, нейрохирургта тикшеренергә юллама бирер. Магнит-резонанс яки рентген тамографиясе үтәргә дә туры килүе мөмкин. Авыртуның сәбәбе ачыкланмый торып аны утешение дәвалап булмый, моны онытмаска кирәк.

Борынгы кытайлылар: «Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә», дигәннәр. Умыртка баганасы берсе өстенә берсе дискалар ярдәмендә тоташкан 34 данә умырткадан тора. Умыртка баганасы кеше организмында ике бик мөһим функцияне үти. Беренчесе - таяну - хәрәкәт. Икенчесе - саклану, ул арка миен механик  зарарланудан саклый. Ә арка миеннән башка скелет һәм мускул системасының һәм тормыш өчен кирәкле башка органнарның эшчәнлеге мөмкин түгел. Шуңа да умырткаларның һәм умыртка ара дискаларның күченүе авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Барысы да умыртка баганасының нинди өлеше һәм кайсы умыртканың зарарлануына бәйле. Әйтик, умырткалыкның муен өлешенең  беренче умырткасы баштагы кан әйләнеше, баш тиресе, баш мие, эчке һәм урта колак, нерв системасы белән бәйләнештә тора. Әлеге умыртканың аз гына күченүе дә баш әйләнүе, баш авырту, мигрень, нервлану, йокысызлык, даими томау төшү, баш сөяге эче басымы күтәрелү, хәтер югалу, хәлсезлек барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай итеп умырткалыктагы 34 умыртканың һәркайсы организмның аерым бер органы белән тоташкан һәм аларның күченүе күп төрле авырулар башлануга сәбәп булып тора. Ә кайсы умыртканың урыныннан күчүен тәҗрибәле табиблар, массаж ясаучылар яисә мануаль терапевтлар билгели ала.

Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk