Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үсентеләрне песидән ничек сакларга?

Тәрәзә төбендә үсеп утыручы гөлләрне хуҗабикәләр генә түгел, песиләр дә бик ярата. Тик аларның “яратуы” зыян китермичә калмый: үсемлекнең яшел яфраклары киртләчләнеп кимерелә, я өзгәләнеп бетә, я булмаса, гөл савыты белән идәнгә килеп төшә.

Үсентеләргә дә мырауҗаннар битараф калмый, аларның калкып чыгуын көтеп кенә тора диярсең, күз ачып йомган арада башларын “тәмләп” карый. Дүртаяклы дусларыбызны мондый хилафлыклары өчен гел генә тиргәп тә торып булмый, гөлләргә яисә үсентеләргә дә тәрәзә төбендәге яктылык кирәк. Шуңа да үсемлекләрне мәчеләрдән коткару өчен бик гади генә рецепт бар.

Моның өчен песиләр репелленты әзерләргә кирәк. Нәрсә соң ул, дисезме? Бу — гади суга эфир майлары кушып ясалган эремә. Аның песигә дә, үзегезгә дә, үсемлекләргә дә зыяны юк. Киресенчә, өйгә хуш исләр генә таралачак. Репеллент әзерләү өчен духидан бушаган кечкенә савыт, 60 грамм су, лимон, әфлисун, лаванда эфир майлары кирәк булачак.

Суга һәр эфир маеннан икешәр тамчы тамызыгыз һәм үсемлек савытындагы туфракка, шулай ук, тирә-якка сиптерегез. Үсемлекнең яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Песиләр исне нык сизүчән, бигрәк тә цитруслы җимешләр һәм лаванда исен яратмый. Сезнең мырауҗаныгыз гөлләргә якын да килмәс, үсентеләрегез өчен дә борчыласы булмас.

Әгәр үзегезгә мондый катнашманың исе ошап бетми икән, башка эфир майлары, мәсәлән, бөтнек, эвкалипт, лайм яисә лемонграсс кушарга мөмкин. Бу өйдә һава сафландыру өчен сатылган химик катнашмалардан күпкә яхшырак та, файдалырак та.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk