Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пычак авылында яшәүче Кадрия Әхмәтҗановадан чәкчәк рецепты

Чәк-чәк бик тәмле килеп чыга.

Пычак авылында яшәүче Кадрия Әхмәтҗановадан  чәкчәк рецепты:

— Туңдыргычта катырылган биш йомырканы җебетеп, шуңа калак очы белән тоз салып, яхшылап болгатасың, он өстәп, йомшак камыр басасың. Бер сантиметр калынлыгында җәем ясыйсың, аннары үзеңә нинди зурлыкта һәм озынлыкта кирәк, токмач кискән шикелле телемнәргә кисәсең. Тирәнрәк савытка үсемлек мае салып, май кызганчы ук иләктә иләнгән камыр телемнәрен саласың да, бераз күперә башлагач, газ плитәсенең духовкасына куясың, шунда кызарганчы пешерәсең. Икенче партия нәкъ шул ук тәртиптә башкарыла. Әмма һәрберсендә таба суынган, май салкын булырга тиеш. 

Ширбәт ясаганда якынча 2 стакан шикәр комына бераз су салып эретәсең дә 500 грамм тирәсе бал өстисең. Әзерме-юкмы икәнен тикшерү өчен, салкын суга бер тамчы ширбәт төшерәсең. Әгәр ул сагыз шикелле кулга ябыша торган була икән, димәк, әзер. Пешкән чәкчәкне табакка салып, өстенә ширбәт агызасың һәм болгатканнан соң тәлинкәләргә тезәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk