Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Помидорда фитофтороз башланмасын, дисәң...

Мондый салкын көннәрдә яшелчәләргә аеруча куркыныч яный

Җәй аенда кинәт башланган салкын, яңгырлы көннәрне кешеләр генә түгел, бакчадагы яшелчәләр дә өнәп бетерми. Бигрәк тә салкын төннәр мул уңыш бирә башлаган помидорларга, баклажаннарга, татлы борычларга зыянлы. Бу яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин. Тәҗрибәле бакчачылар, яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә.

Фитофтороз аеруча төннәр салкын, яңгырлы булганда башланырга мөмкин. Бу авырудан яшелчәләрнең яфраклары кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эченә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән дә күчә.

Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.

Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә. Әгәр төнге температура атна дәвамында 10 градустан да түбән тора икән, ул чагында помидорны җыеп алырга кирәк. Җыелган помидорны 2 минут кайнар суда (60 градус) җылытырга һәм өйдә өлгертеп җиткерергә була.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X