Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күзгә яки колакка дару салу уразаны бозамы?

Ураза тотучыларның биргән сорауларына Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин җавап бирде.

Беренче сорау:
Ураза тоткан вакытта (көндез) күзгә һәм колакка дару салырга ярыймы? Шулай ук беләсе килгән иде: колакка су керү уразаны бозамы? 

Җавап:
Ураза тотканда күзгә дә, колакка да дару салырга рөхсәт ителә, чөнки бу мәсьәләне тикшергән табибларның белдерүе буенча, күзгә һәм колакка салынган дару тамак аша аш казанына ирешми. Колакка су керү дә уразаны бозмый, чөнки колак аша су организма үтеп керми.

Икенче сорау:
Намазга басмадым әле, ләкин ураза тотам. Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы? 

Җавап:
Намаз да, ураза да Аллаһның әмере булган фарыз гамәлләрдән санала. Намаз ул — бер фарыз, ураза — икенче фарыз гамәл, һәм алар бер-берсенә бәйле түгел дип тә әйтергә була. Адәм баласы кылган гамәлләрнең кабул булу-булмавын фәкать Аллаһы Тәгалә хәл итә. Шәт ин шәә Аллаһ, уразагыз кабул булып Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез һәм Аллаһ каршында иң кыйммәтле, иң күркәм һәм саваплы булган намаз гыйбадәтен дә үти башларсыз әле.

Өченче сорау:
Дингә әле кереп кенә барам дияргә була, шуңа күрә тәмәке тартуны әле ташлый алмадым. Тәмәке тарту уразаны бозамы ул? 

Җавап:
Нинди дә булса төтенне йоту (шул исәптән тәмәке төтенен дә) уразаны боза. Гомумән, тәмәке тарту ислам динендә исрафка сәбәп булучы һәм сәламәтлеккә зыян салучы начар гамәлләрдән санала. Шуңа күрә Рамазан аенда бу гадәттән арынырга, ягъни тәмәке тартуны ташларга һичшиксез тырышырга кирәк.

Язманы Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk