Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмаралы Мөслимә Шәрәфиева суган кыягы үстерү серен ачты

Әлеге ысулны сез дә кулланып карагыз әле.

Җәй буе бакчадан яшел кыяклы суганны алып кереп ашарга ияләнгәнлектән, мин башка ел фасылында да тәрәзә төбендә суган кыягы үстерәм. Суганны туфракка түгел, ә агач чүбенә утыртам. Бу бик җайлы да, пычрагы да юк. 

Моның өчен агач чүбен ике сәгать кайнар суда тотам. Аннары сыгып алып, полиэтилен пакет төбенә җәям. Агач чүбе юеш түгел, дымлы булырга тиеш. Аның өстенә вак суганнарны утыртып чыгам. Тизрәк тишелеп чыксын өчен, «койрык»ларын бераз гына кисеп алам. Пакет эченә һава өреп, башын бәйләп куям. Суган кыяклары күренә башлагач, пакетны чишәм дә, агач чүбе кипкән саен, дымландырып торам. Әлеге ысулны сез дә кулланып карагыз әле, укучылар. 

Мөслимә ШӘРӘФИЕВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X