Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче Людмила Степановадан тәмле рецептлар

    Кетчуп рецепты

    Кибеттән сатып алынган, төрле тәмләткечләр кушып ясалган кетчуп урынына үз  бакчаңда үстергән помидорлардан кышка тәмле ризык әзерләргә мөмкин.
    Кирәкле кушылмалар: 2 килограмм помидор, 250 грамм алма, 3 данә баллы борыч, 200 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 лавр яфрагы,  1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 тырнак сарымсак.
    Помидор, алма, борычны турагыз да, тоз, шикәр комы, лавр яфрагы салып, 1,5 сәгать пешерегез. Аннары катнашманы иттарткыч яки блендер белән ваклагыз. Соңыннан аш серкәсе, сарымсак кушып кайнатып алыгыз һәм, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябыгыз.

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: