Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үги ана яфрагының файдасы

Аяк астында үскән үләннәрнең никадәр файдалы икәнен күпвакыт белеп тә бетермибез. Ә кайберләрен белеп тә дөрес кулланмыйбыз. Табиблар фикеренчә, үләннәрдән ясалган төнәтмәләрне белеп, тиешле күләмдә кулланганда гына ниндидер уңай нәтиҗә көтәргә була. Шуңа күрә аларны җыю, саклау һәм куллануга җитди карарга кирәк, юкса, киресенчә, организмга зарар китерергә дә мөмкин

Күпләр таныган һәм еш кулланган үги ана яфрагы нинди авырулардан ярдәм итә соң? Аны ничек кулланырга?

Үги ана яфракларын җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 сантиметрдан да озын түгел) җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яисә банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.

Медицина өчен үги ана яфрагының тамыр яны яфраклары, сирәк кенә чәчәкләре әһәмияткә ия. Аларда 2,6 процентка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдәләре – чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар.

Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы нәтиҗәле дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе ютәлне йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (юга­ры сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бума чире, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр ашаганга кадәр 1-2 аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе спазмолитик үзлекләргә дә ия.

Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә, үги ана яфракларын бума һәм башка тын алулары авыруларына каршы торучы буларак кына кулланып калмыйлар, төнәт­мәсен аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк авыруларыннан да эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары сутын туберкулездан, озакка су­зылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә каплыйлар. Яфраклары боткасын сөялләрне бетерү өчен дә кулланалар.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев