Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңгене кышка саклаганда биш хата

Бәрәңгене үстереп, мул уңыш җыйганнан соң, аны әле дөрес итеп сакларга да кирәк.

Бәрәңгенең бөтен сортларын да кышка саклап булмый. Иртә өлгерә торган бәрәңгене кышка сакламыйлар. Ул ноябрьгә кадәр генә тора ала. Аннары үрә башлый, яхшы үзлекләрен югалта, аны ашарга да ярамый. Озак саклау өчен уртача һәм соң өлгерә торган бәрәңгене алырга кирәк.

Начар сыйфатлы бәрәңгене саклап булмый. Бүлбеләр яхшы сыйфатлы һәм сәламәт булса гына аларны кышка кадәр саклап була. Шуңа күрә кышка җыеп куяр алдыннан, бәрәңгене яхшылап киптерергә, туфрагын коярга һәм аерып чүпләргә кирәк. Вак, бераз өшегән, чери башлаган, киселгән бәрәңге кышка сакланмый.

Бәрәңгене башка яшелчәләр белән сакларга ярамый. Бәрәңге чөгендер белән генә саклана. Аны бүлбеләр өстенә тезеп чыгарга була. Чөгендер артык дымны сеңдерә, шулай итеп бәрәңгене черүдән саклый.

Бәрәңгегә аерым саклау шартлары таләп ителми дигән фикер дә хата була. Уңышны саклау өчен баз, идән асты яхшы урын. Әлбәттә, һава температурасы һәм дымлылык уңай булганда. Ә менә балконда бүлбеләрне саклап булмый. Әгәр башка урыныгыз булмаса, балконда бәрәңге саклау өчен махсус җайланмалар кирәк була. Моның өчен агач такталардан тартма ясап куегыз. Тартманың төбен калын итегез, тартмалар арасы кимендә 5 сантиметр булсын. Бу аралыкка пенопласт яки пычкы чүбе тутырыгыз. Мондый саклагычны линолеум, пластик, калай ише әйбер белән әйләндереп алыгыз. Яки тартманы лак белән буягыз. Шулай итсәгез бәрәңгене дымнан сакларсыз.

Саклаган вакытта бәрәңгене кабат чүпләргә кирәкми, кузгаткалап торып, бәрәңгегә зыян гына китерерсез, сәламәт бүлбеләр авырулары белән аралашып, башкаларын да зарарлап бетерер дигән фикер дә дөрес түгел. Кыш көнне бәрәңгене чүпләп, аралап торырга кирәк. Чери башлаган, авыру бүлбеләрне алып ташлагыз, дип яза Кызыл таң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X