Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аш-Буҗидан танылган блогер Ләйсән Хәмәтдиновадан кышкы салат рецепты

Кышкы салатның рецептын интернет челтәрендә күреп алдым да әни белән ясарга уйладык. Тәмен татып караган кеше аны әзерләү тәртибен бездән бер дә сорамыйча калмый. Сайт укучыларына да әлеге салатны тәкъдим итәсем килә. Бик җайлы да, телне йотарлык тәмле дә була.

 

Кирәкле кушылмалар: 2 килограмм помидор, 2 килограмм кыяр, 7 татлы борыч, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае, 80 грамм 9 процентлы аш серкәсе. 

Помидор, татлы борыч, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 сантиметр калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X