Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Мине көт, мин кайтырмын, сиңа җимеш бакчасы үстерәсем бар" (язмыш)

    Ләкин адәм баласы уйлаган эшен һәрвакытта да җиренә җиткерә алмый, дөнья аның каршысына төрледән-төрле киртәләр куя. Сабирҗан да җимеш бакчасы утырта алмады. Өченче баласы туган шатлыктан күктә очып йөргән көннәр, яңа йортта бәхет белән сөенеч хөкем сөргән чак иде...

    Урман эченә урнашкан кечкенә генә авылдан тирә-ягын таулар урап алган зур авылга килен булып килде Хатирә. Туганнарына килгән җирдән Сабирҗан Хатирәне күрде дә башы-аягы белән гашыйк булды. Озак та үтмәде егет кызны әти-әнисеннән сорап та килде. Хатирә дә бу озын буйлы чибәр егетне бер күрүдә ошатты. Ләкин урман эчендә, табигать кочагында үскән Хатирә килен булып килгән авылына озак ияләнде, бик җирседе. Урман аның төшләренә кереп интектерде.

    Менә Сабирҗан башка чыгар өчен өй тергезеп йөри. Хатирәнең урманлы җирдә яшәргә теләгәнен белеп, аргы як урамга, зират артына өй салды ул. Ләкин чибәр хатыны гына урманны сагынудан туктамады. Сабирҗан ничек кенә булса да, Хатирәнең күңелен күтәрергә, сагыну хисләрен басарга тырышты. Көннәрдән-бер көнне Сабирҗан Хатирәсенә аның өчен җимеш бакчасы үстерәчәген әйтте. Яшь ирнең уенча бу бакча хатынының сагыну хисен басарга тиеш иде. Бу вакытта яшь гаиләдә ике бала туарга өлгереп, өченчесе бүген-иртәгә аваз салырга тора иде инде. Сабирҗан йорт, абзар-кураны, киртә-койманы җиткереп килә, ә көзгә зур җимеш бакчасы утыртырга ниятләп тора иде.

    Ләкин адәм баласы уйлаган эшен һәрвакытта да җиренә җиткерә алмый, дөнья аның каршысына төрледән-төрле киртәләр куя. Сабирҗан да җимеш бакчасы утырта алмады. Өченче баласы туган шатлыктан күктә очып йөргән көннәр, яңа йортта бәхет белән сөенеч хөкем сөргән чак иде...

    Бөтен авылны аяктан егарлык хәбәр килде - Гитлер сугыш башлаган. Шушы өч кенә сүздән торган хәбәр кешеләрнең тормышларын астын-өскә китерде, барлык хыяллар чәлперәмә килде. Сугыш башланып бер атна вакыт та үтмәде, авылның бик күп яшь ир-егетләренә сугышка алыну турында хәбәр килде. Арада Сабирҗан да бар иде.

    Яңа гына баладан котылган, тернәкләнеп тә җитмәгән Хатирә белән Сабирҗан тыйнак кына саубуллаштылар. Шулай да Сабирҗан хатынының колагына: "Мине көт, мин кайтырмын, сиңа җимеш бакчасы үстерәсем бар", - дип пышылдады. Шушы башкалар ишетмәсен өчен пышылдап әйтелгән сүзне Хатирә гомере буе колагында йөртте.

    Дүрт ел буе барган сугыш кешеләрнең җелекләрен суырды, күпләр, бик күпләр ачлыктан интектеләр. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калган Хатирәгә аеруча авыр булды. Балаларны карау, тамакларын тук итү өстенә ягарга утын әзерләү эше үзәкләргә үтә иде. Хатирәнең килен булып килгәндә үзе белән алып килгән тегү машинасы бар. Әлеге Зингер машинасын әтисе Малмыж базарыннан кызларын тегәргә өйрәтер өчен алып кайткан иде. Сеңлесе Сәгадәтбикә һич кенә дә тегәргә өйрәнергә теләмәде, бер генә сүз белән җавап бирде дә машина ягына борылып та карамады:

    -Өйрәнмим дә, кирәкми дә, ситса килеш чорнап йөрмәм әле!

    Аның каравы Хатирә өйрәнде тегәргә. Менә хәзер бу һөнәре бик ярап куйды әле аңа. Бөтен авыл халкына күлмәк-ыштан, бишмәт-чалбар текте ул. Көндезләрен колхоз эшеннән бушамаганлыктан төннәр буе тегә иде. Машина текелдәве төнге тынлыкта Сабирҗан сөйләшүе булып ишетелә, үзенең кайтканын көтәргә куша иде. Сабирҗанның гына шул китүдән хаты да, хәбәре дә булмады. Бары тик 42нче елның салкын гыйнвар аенда хәбәрсез югалуы турында ике генә юллык хәбәр килде. Хатирә аны хәбәргә дә санамады, әһәмият тә бирмәде. Хәбәрсез югалу бит ул үлү дигән сүз түгел. Авыл кешесе бит ул, әллә берәр шәһәрдә адашып йөри торгандыр, я берәр яшерен разведкада йөридер, кем белсен?!

    Бәгырьләргә төшкән, күпме сабыйларны ятим, хатыннарны тол калдырган сугыш ниһаять бетте. Сугыш беткәч тә, Хатирә Сабирҗанны көтүдән туктамады. Менә әкренләп кайсы аяксыз, кайсы кулсыз булса да авылдашлар кайта башладылар, тик Сабирҗан гына күренмәде. Хатирә һәркөн эшкә чыкканда да, өендә дә ап-ак яулык, ап-ак канатлы алъяпкыч бәйләп йөри. Урактагы хатыннар аның эшкә дә шул дәрәҗәдә чиста киенеп йөрүен аңлап бетерә алмыйлар, берәрсенә күзе төшкәндер дип уйлыйлар иде. Ләкин Хатирәгә көн саен Сабирҗан кайтып керер кебек тоела, шапшак өс-баш белән ничек инде бердәнбереңне каршы алырга кирәк?! Күңел түренә Сабирҗан барыбер кайтачак дигән уй кереп беректе дә, еллар буе аны көтәргә мәҗбүр итте. Дөрес, сугыштан соңгы елларда төрлесе булды.

    -Ирең синең үлмәгән, исән, теге якка чыгып киткән.

    -Сабирҗаның сатлыкҗан! - дип йөзгә бәреп тә әйттеләр.

    Хатирә исә Сабирҗанның беркайчан да аны, балаларын сатмаячагын белә иде, шуңа күрә сабыр гына көтте дә көтте, һәр туар таң белән Сабирҗанның кайтуына өметләнде ул. Иренең үлгәнлеге турында белешмә булмаганлыктан, күп еллар фронтовик балаларына тиешле пособие акчасын да бирмәделәр аңа.

    һәрвакыт чиста-пөхтә киенеп йөргән Хатирәгә сугыштан кайткан ир-атлар күз салгалый, хәтта тәкъдим дә ясый башладылар. Ләкин күңел түрендәге Сабирҗанга карата мәхәббәте, аның кайтачагына ышану шул кадәр көчле иде - ире кайтып кергәндә хыянәтсез каршы алу аның өчен һәрвакыт беренче урында булды. Ләкин ни кызганыч, Сабирҗан кайтмады да кайтмады. Ирсез хатынның көн туса кемгә дә булса йомышы төшмичә кала алмый, ә ир-атлар сүзне һаман икенчегә борырга гына торалар. Хатирәгә дә бик-бик авыр минутлар булды. Ходай үзенең колларын бервакытта да ярдәменнән ташламый. Хатирәнең күршесендә дә сугыштан кайткан Гәрәй абый бар иде. Ул менә бервакытта да үтенечне аяк астына салып таптаучы түгел һәм бервакытта да ирсез хатынны теләсә нинди сүз әйтеп кимсетүче дә түгел иде. Шуңа күрә Сабирҗанын көтеп яшәүче Хатирә күбрәк Гәрәйләр гаиләсе белән аралашып яшәде.

    Еллар шулай әкрен генә алга бардылар. Инде балалар да үсеп җиттеләр. Өлкән улы Надир да, кечесе Салих та туган йорттан читтә гаилә кордылар. Хатирәнең янында бары тик уртанчысы - Надиясе генә торып калды. Хатирә генә Сабирҗанны көтүдән туктамады. Көне-көне белән ул пәрәмәч, я кабартма пешерә дә:

    - Кызым, әз генә көтик, ашамыйча торыйк әле, әтиең кайтып кермәсме икән? - ди. Надия әнисенең гомере буе әтисен көтүен белә, ләкин кайвакытта ул да акылдан язамы икән әллә бу дип шикләнеп куя иде.

    Гәрәй абзыйларның да балалары кайсы кая таралышып беттеләр, Гәрәй абзый үзе дә, карчыгы да вафат булдылар. Аралашыр кеше дә калмады. Гәрәй абзыйның төпчек малае Себер якларына китеп урнашкан иде, хатыны сагынуга түзә алмыйча кире авылга әйләнеп кайттылар, сүнеп баручы нигезгә тагын җан өрделәр. Кызык, болар тайга эчендәге Себердән сагынып кайттылар, Хатирә исә урман эчендәге авылын сагынып яши. Әйе, туган җир шул ул. Нинди генә булса да һәр кешегә үз туган җире бик кадерле.

    Яңа гына читтән кайтып урнашкан гаиләнең өч яшь чамасындагы бөтерчектәй йөгереп йөрүче, зәп-зәңгәр күзле кызчыклары Ләйләгөлне Хатирә үз оныгы кебек яратты. Ни хикмәт, шул бала берәр йомыш-фәлән белән кереп чыкса, Хатирә төшендә Сабирҗанны күрә иде. Шуңа күрә бер йомышсыз да Хатирә Ләйләгөлне чакырып кертеп сыйлап чыгара, кечкенә кызчык күрше әбисен ничек шатландырганын белмәсә дә, аларга керергә атлыгып тора торган булды.

    Реклама

    Хәзер инде Ләйләгөл дә үсеп җитте, Казанга укырга керде, авылга ике-өч атнага бер генә кайткалап йөри башлады. Баштарак кайткан саен күрше әбинең хәлен белгән Ләйләгөл, кайбер атналарда Хатирәләргә кереп тә тормыйча киткәли иде. Дөрес, Ләйләгөл шимбә кич белән генә кайтып, якшәмбе киткәнлектән җитешми дә торгандыр. Ләкин күрше кызы керми киткән атналарда Хатирә карчык шул кадәр нәүмизләнеп кала иде, әйтерсең кечкенә баланың кулыннан тәмле конфетын тартып алганнар.

    Гомере буе кыштыр-кыштыр кулы эштән бушамаган Хатирә әбигә бу язда әллә нәрсә булды. Кисәк кенә эче авырта башлый да, тез буыннары калтырап, бөтен хәле китә. Тора-бара авырту бөтенләй туктамый башлады. Малайлары табибларга да күрсәтеп карадылар, алар да әллә ни җылы сүз әйтмәделәр. Әбинең яше дә бик өлкән, сиксәнне узган иде шул инде. Хатирә әбигә күршедәге фельдшер көн саен авыртуны баса торган бер укол кадый башлады. Шушы уколдан соң әбигә бераз хәл кереп китә иде. Ләйләгөл кайткан көннәрдә Хатирә уколны фельдшерга түгел, Ләйләгөлгә ясата иде. Ни сәбәпледер, күрше кызы энә керткәнне сизми дә кала иде ул. Әллә Ләйләгөлнең кулы җиңел, әллә үзен бик яратканга шулай иде. Студентларның җәйге каникулы чорында Хатирә әби көн саен укол ясар өчен Ләйләгөлне чакыртты, уколдан соң бераз сөйләшеп утыралар. Әби үзенең Сабирҗаны турында сөйли, Ләйләгөл тын гына әбинең гомерлек мәхәббәтенә сокланып утыра торган иде. Шушы бала кереп чыккач, Хатирәнең күңелләре күтәрелеп, кәефләре ачылып кала иде. Сентябрь аеның җитүен борчылып, җәйне озаккарак сузарга теләп каршы алды ул. Чөнки сентябрьдән күрше кызы тагын Казанга укырга китә бит.

    Ләйләгөл кайткан саен Хатирәгә бәйрәм була. Ул көнне уколны да аннан гына ясата, әби белән сөйләшеп утырып кыз кич клубка чыгарга да соңга кала иде. Клубтамыни хикмәт?! Күрше әбине тыңлаган саен аның мәхәббәтен гомере буена саклый алуына, тап төшермәвенә гаҗәпләнә иде Ләйләгөл. Күңеленнән ул: "Эх, бер генә тапкыр булса да очраштырырга иде Хатирә әби белән Сабирҗанны!" - дип хыяллана иде.

    Гыйнвар башларында Хатирә әбинең хәле бик начарланды. Өч көн инде ул күзен дә ачып карый алмый, авызын ачып сүз әйтер хәле дә юк. Инде читтән балалары, оныклары кайтып хәл белеп киттеләр. Алар да бит эш кешеләре, гел әби янында гына тора алмыйлар иде. Хатирә әбине кызы Надия белән Ләйләгөлнең әнисе чиратлап саклыйлар, чатнап кипкән иреннәренә кашык белән су тидереп торалар. Кергән-чыккан күрше карчыклары инде берничә тапкыр ясин да чыктылар, тик Хатирә карчык кына тегеләйгә дә, болайга да үзгәрмәде. Күрше Маһинур карчык:

    -Кемнедер көтә булырга тиеш ул. Надир да, Салих та кайтып киттеләр, кемне көтә икән соң ул? - диде.

    Хатирә әби бик авырайган кичне һич уйламаганда Ләйләгөл кайтып төште. Әнисе ишектә кызын күргәч:

    -Кызым, балам, иртәгә имтиханың бит, нигә кайттың? - дип каршы алды.

    -Имтиханга группадан бер миңа гына ничектер автомат бишле куйдылар, икенчесенә кадәр өч көн бар бит, шуңа кайттым.

    -Кайтуың бик әйбәт булды әле, Хатирәтти бик авыр хәлдә. Соңгы сулышларыдыр инде, җаныкаемның. Имтихан бирәсең булгач, сине шалтыратып борчымаска уйлаган идек.

    Ләйләгөл өстен генә алыштырды да тизрәк күрше әбисе янына керде. Хатирә әби караватында тып-тын күзен йомып ята, ябыгып, бөрешеп калган иде. Ләйләгөл килеп аның кулын тотты, хәлен сорады. Бер хәрәкәтсез яткан әби күрше кызының тавышын ишеткәч елмаерга, үзенчә аның кайтуына шат икәнлеген белдерергә тырышты.

    Чынлап та әби үз аңында иде. Ничә көннәр ул күңеле белән Ләйләгөлне көтте, аның уенча, бу дөньядан үткәнче күрше кызын күреп калса, теге дөньяда Сабирҗан белән очрашачак иде. Шөкер, Ләйләгөл кайтып җитте. Ничә төннәр йокы күрмәгән әнисенә дә, Надия апасына да бу төнне Ләйләгөл ял итәргә кушты, үзе Хатирә әби янында утырырга булды. Чатнама салкын гыйнвар төне. Вакыт-вакыт бүрәнәләр шартлаган тавышны исәпкә алмаганда өй эче тып-тын. Ләйләгөл әбигә укол ясады, иренен чылатты, әкрен генә сөйли башлады:

    -Хатирәтти, син әле терелерсең, Алла боерса, әле икәүләп теге тәмле пәрәмәчләрең белән чәй эчәсебез, Сабирҗан абыйның кайтканын көтәсебез бар.

    Әби елмаерга тырышты, төне буе Ләйләгөлнең кулын җибәрмәде. Иртәнге якта кисәк кенә Хатирәтти бөтен гәүдәсен селкетә, калтырана башлады. Ничә көннәр телсез, күзен йомып яткан әби кисәк кенә зур итеп күзләрен ачты да ап-ачык итеп:

    -Ләйләгөл, балам, бәхил бул! Сабирҗан абыең кайтты, җимеш бакчасында, мине чакыра.

    Ләйләгөл тораташ кебек катып калды. Телсез-өнсез яткан Хатирә әби эндәшә, җитмәсә Сабирҗанны искә ала. Ул ара да булмады, күзләрен зур итеп ачкан килеш Хатирә әби тынып калды, йөзендәге бер тамыры да, мускулы да селкенмәде. Ләйләгөл бисмилла әйтеп, күрше әбисенең күзләрен йомдырды, йөзенә карап ни дияргә дә белмәде. Ничә айлар буе авыртудан тилмергән карчык үзалдына көлеп, елмаеп ята. Әйтерсең, аның бик зур сөенече бар. Ләйләгөл тиз генә Надия апасын уятты, үзе әнисен чакырырга өйләренә чыгып китте. Салкын тышка чыккач кына Ләйләгөлнең башына Хатирә әбинең үлгәнлеге барып җитте. Ул кайгырырга да, сөенергә дә белмәде. Гомер буе ут күршеләр булып яшәгән әбине югалту бик авыр иде. Шул ук вакытта утыз бер яшеннән тол калып, илле биш ел буена бер туктамый, бер хыянәтсез яраткан кешесен көтеп яшәгән әбинең Сабирҗан белән очрашуына, җәннәттәге җимеш бакчасында булуына Ләйләгөл чын күңелдән сөенеп куйды. Ләйләгөл күккә күтәрелеп карады. Анда түм-түгәрәк ай тирәли йолдызлар сибелгән иде. Ләйләгөл үзе дә сизмәстән:

    -Йа, Аллам, теге дөньяда Хатирә әбинең бәхетен түм-түгәрәк ит, берүк Сабирҗаныннан аерма! Урыннары оҗмахта булсын! - дип теләде.

    Ләйсән ШАҺАБИЕВА, Зур Сәрдек

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: