30 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарада 31 декабрьдә үтәчәк бәйрәм чаралары программасы
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: -19.00-21.00 сәгатьләрдә - Яңа ел концерты; -21.00-21.45 сәгатьләрдә - сәхнәләштерелгән "Музыкаль шаян-шоу" тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы; -21.45 - 22.00 - район башлыгының Яңа ел котлавы; -22.00 - Яңа ел салюты; 22.00 - 23.00 - бәйрәм дискотекасы.
-
Куркыныч йөк төягән машина авариягә очраган (+Фото)
Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә булган. М-7 трассасының 940 нчы чакрымда ике йөк машинасы бәрелешә. Һәлакәткә юлыккан машиналарның берсе - ягулык ташучы техниканың Казанга таба барышы булган. Беренчел фаразлар буенча, Кайбыч районы кешесе идарә итүендәге машина, йөртүчесенең руль артында йокыга китүе сәбәпле, каршыга хәрәкәт итүче Екатеринбург кешесе идарәсендәге икенче транспорт чарасына...
-
Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары
Фасольле салат Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз, 150 грамм сыр, өч йомырка, сарымсак, майонез, тоз, борыч, кыздырган ипи (кириешки) кирәк. Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә...
-
Ризык хәзерләүнең үз хикмәте бар
Яңа елга аяк басканда һәркем матур, тыныч тормышка, яңа уңышларга өмет баглый. Ә без, хуҗабикәләр, үз чиратыбызда, бәйрәм табынын үзенчәлекле, истә калырлык итеп, тәмле ризыклар белән баетырга тырышабыз. Борынгы ышануларга күз салсак, өстәлдәге ризыкларның төрлелеген бәхеткә, мәхәббәткә, акчага юрарга мөмкин икән. Мәсәлән, борчак белән фасоль - сәламәтлек символы булып торалар....
-
Авыл клубы янган
Бүген төнлә Спас районы Тукай авылындагы клубта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында 03:40 сәгатьтә хәбәр ителә. Авыл клубының стенасы һәм түшәменә ут капкан була. Янгын тиз арада сүндерелә. Ут клубның 4 квадрат метр мәйданын гына камап алган була. Китерелгән зыян исәпләнелә, зыян күрүчеләр юк, диелә рәсми хәбәрдә. http://intertat.ru
-
Кукмарада бәйрәм көннәрендә автобуслар ничек йөриячәк?
Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллары башлану сәбәпле, Кукмара районы буенча автобус маршрутлары түбәндәге график буенча эшләячәк: 1 гыйнвар - автобуслар йөрмәячәк; 2 һәм 3 гыйнвар - 9.00 сәгатьтән №1 һәм №2 маршрутлары чыгачак, авыл автобуслары йөрмәячәк; 4 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр - барлык маршрутлар ял көннәре графигы буенча эшләячәк.
-
Район башлыгы Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахарованы 95 яшьлеге белән котлады (+Фото)
Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахаровага бүген 95 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Мәймүнә апа Вятка Аланы районының Сасмак авылыннан. Ул гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы,...
-
Кияүгә чыгарга беркайчан да соң түгел
Яраткан кешең белән өйләнешергә беркайчан да соң түгел. Англиядә яшәүче 96 яшьлек Фло Маршелсей 91 яшьлек сөйгәне Билл Гриффитска кияүгә чыгарга булган. Хәер, алар тормыш иптәшләре вафат булганнан соң ун ел бергә яшиләр икән инде. Хәзер никахларын рәсмиләштерергә булганнар. Аларның икесенә 187 яшь, барлыгы 5 балалары , 14 оныклары, 7...
-
“Хезмәт даны” газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова: “Уңышларыбыз да, сөенечләребез дә уртак булсын”
Чебешләрне санар чак җитте: һәр тармакта еллык эшкә йомгак ясала. Редакция коллективының эше подписка нәтиҗәләрендә һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте составындагы филиаллар арасында барган ярыш йомгакларында чагыла. Сөенечебез зур: "Хезмәт даны" газетасы 88 филиал арасында "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә иң яхшылар исәбенә чыкты, "Ел лидеры-2015" дигән Диплом белән бүләкләнде. Моннан...
-
Үткән маймыл елы хикмәтләре (сораштыру)
2016 - кызыл маймыл елы килә. Яңа елга аяк басканда һәркем матур киләчәк, бәхет-шатлык турында уйлый. Ә 12 ел элек булган маймыл елын кемнәр хәтерли икән? 2004 елда тормышыгызда хәтерегезгә уелып калырдай нинди вакыйгалар булган иде? Яңа елдан ниләр өмет итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта. Наилә ШӘФИГУЛЛИНА: -Унике ел элек Казан...
-
Районыбыз газетасы республика конкурсында икенче урынны алды
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы программаларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган конкурста "Хезмәт даны" газетасы икенче урынны яулап, Дипломга ия булды.
-
Яңа ел ырымнары
* Чыршыны мишура, уенчыклар белән бизәгәндә конфетлар да эләргә онытмагыз. Бу борынгыдан килгән гадәт: ел уңышлы килсен өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнән соң конфетларны балаларга өләшеп, теләкләр теләп берсен үзеңә ашарга кирәк. * Бер гөл төбенә азрак дөге салырга. Ел дәвамында элеге гөлгә су сибеп, тәрбияләп торыгыз. Бөртекләр савытта ел буе...
-
"Ел лидеры - 2015" дигән диплом белән бүләкләндек
Сөенечебез зур: "Хезмәт даны" газетасы 88 филиал арасында "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә иң яхшылар исәбенә чыкты, "Ел лидеры-2015" дигән Диплом белән бүләкләнде.