Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахарованы 95 яшьлеге белән котлады (+Фото)

Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахаровага бүген 95 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Мәймүнә апа Вятка Аланы районының Сасмак авылыннан. Ул гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы,...

Кукмарада яшәүче Мәймүнә апа Мофахаровага бүген 95 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Мәймүнә апа Вятка Аланы районының Сасмак авылыннан. Ул гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер улы, бер кызы инде вафат.

Юбиляр бүгенге көндә кияве Рәис, кызы Гөлфирә гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

-Әни кул эшләренә бик оста, матур итеп башмаклар бәйли. Аллага шөкер, зиһене ачык, күзләре яхшы күрә, хәтта газеталарны да күзлексез укый. Безгә ул бик кирәк, - ди Гөлфирә ханым.

Бәйрәмегез белән сезне, Мәймүнә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk