29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмара үзәк мәчетендә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазе була
3 декабрь, пәнҗешәмбе көнне Кукмара Үзәк мәчетендә "Мөселманнар җыены" кысаларында Казан шәһәре казые, "Шамил" мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазе була. Вәгазь 19 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
“Кукмара кышы-2015” татар –җыры конкурсы башлана
Район мәдәният идарәсе һәм "Хезмәт даны" газетасы каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе "Кукмара кышы-2015" татар җыры-фестивален быелның декабрь һәм 2016 елның гыйнвар аенда үткәрергә карар бирделәр. Конкурста 15 яшьтән 35 яшькә кадәр, моңа кадәр Гран-При бүләге иясе һәм беренче дәрәҗә лауреат булмаган җырчылар, ансамбльләр катнаша ала. Конкурс шартлары буенча һәр...
-
Төркия белән бәйле вәзгыять аркасында, Россиядә азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата икътисади чаралар куллану хакындагы Указга кул куйды. Андагы пунктларның берсе Россиягә РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек буенча Төркиядә җитештерелгән кайбер төр товарларны кертүне тыю яки чикләүдән гыйбарәт. - Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең...
-
Ике кояшым
Бәхетле кызның ике әнисе була. Берсе - тудыра, иркәләп үстерә, ә икенчесе, үз баласыдай якын итеп, гаиләләсенә кабул итә. Кайберәүләрдән: "Минем әнием кояш кебек, ул һәрвакыт үзенең җылысын бирә, нурлары белән иркәли, ә кайнанам ай кебек салкын карашлы, сүзләре белән җанны суыта", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә минем...
-
76 яшьлек бабай чаңгы шуарга киткән җиреннән батып үлгән
Бүген Чистай шәһәре янында моннан бер көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә. Аның үле гәүдәсен судан...
-
Раушания әниемә ачык хат
Редакция архивында булган бер хат игътибарымны җәлеп итте. Авылдашым, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Ләйлә Ризванова (хәзерге вакытта Хәбибрахманова) моннан берничә ел элек "Алтын каләм" конкурсында катнашу өчен үз язмышы турында мәкалә язган булган. Ләйлә белән элемтәгә чыгып, язмасын тагын да тулыландырып, Әниләр көне уңаеннан, газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык....
-
Кайттым соңгы туеңа (шигърият)
Әнием - Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлыйм. Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп, Кертмәгән дә идем уема. Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин Кайттым синең соңгы туеңа. Нигә икән инде шулай иртә Бик ашыгып дөнья куярга? Утырырга иде әле түрдә, Балаларың ясар туйларда. Безне сөендереп яшәр чакта Туктап калды кинәт йөрәгең. Мин соңладым, әнкәй,...
-
Кукмара өченче мәктәбе укучылары халыкара конкурста призлы урыннар алды
Татарстанда 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, актив хәбәрчеләр арасында "Журналист буласым килә" дигән халыкара бәйге узды. Конкурста Кукмара өченче урта мәктәбенең "Журналистика әлифбасы" түгәрәгенә йөрүче 9а сыйныфы укучысы Рафаэль Минимуллин "Сабантуй - күңел бәйрәме" дигән язамасы белән "Дебют" номинациясендә икенче урынны алды. Шушы ук мәктәпнең 8а сыйныфы укучысы Дилә Хәсәнованың "Телне...