Раушания әниемә ачык хат
Редакция архивында булган бер хат игътибарымны җәлеп итте. Авылдашым, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Ләйлә Ризванова (хәзерге вакытта Хәбибрахманова) моннан берничә ел элек "Алтын каләм" конкурсында катнашу өчен үз язмышы турында мәкалә язган булган. Ләйлә белән элемтәгә чыгып, язмасын тагын да тулыландырып, Әниләр көне уңаеннан, газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык....
Редакция архивында булган бер хат игътибарымны җәлеп итте. Авылдашым, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Ләйлә Ризванова (хәзерге вакытта Хәбибрахманова) моннан берничә ел элек "Алтын каләм" конкурсында катнашу өчен үз язмышы турында мәкалә язган булган. Ләйлә белән элемтәгә чыгып, язмасын тагын да тулыландырып, Әниләр көне уңаеннан, газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдык.
"Озак кына уйлап йөргәннән соң, кулыма каләм алып, тормышымны, язмышымны, гыйбрәт булсынга, башкаларга да бәян итәргә уйладым, - дип башлый ул сүзен. - Мин Адай авылында үстем. Ә бүгенге көндә тормышка чыгып, гаиләм белән Кукмарада гомер кичерәм. Әмма минем язмышым алай гади генә булмаган. Якты дөньяга аваз салганнан соң мине - яңа туган сабыйны - билгесезлеккә ташлап калдырганнар. Озак та үтми Адай авылыннан бер гаилә Казанга икенче номерлы балалар йортына бала алырга килә. Шунда мине булачак әниемнең кулларына тапшыралар һәм мин аңа карап елмаеп куйганмын. Әни: "Бу кызчыкны үзебезгә алабыз", - дигәч, андагы хезмәткәрләр куркып калганнар, чөнки мин бик кечкенә һәм ябык булганмын. Әнием бернинди сүзләргә дә карамыйча, мине үзе белән Адайга алып кайтып киткән. Мулла чакыртып, исемемне дә яңартканнар.
Гаиләдә мин үз бала булып, әти-әнинең ныклы канаты астында үстем, бер авыр сүз дә ишетмәдем, миңа бер әйберне дә кызганмадылар. Ләкин тормыш булгач, гел бәхет-шатлык кына түгел, якын кешеңне югалту ачысын да татырга туры килә икән. Шулай матур гына яшәп ятканда, яраткан әбием якты дөньялардан китеп барды. Мин әле беренче сыйныфка гына укырга барасы идем. Нәни күңелем бу югалтуны бик авыр кичерде. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте... Ләкин кайгы җилләре безнең капканы тагын шакыды: әтием авырып китеп, дәваханәгә салдылар. Менә кайта дип көткәндә генә, ул вафат булды. Бу кайгы безне тәмам аяктан екты. Әнием дә, мин дә аның юклыгына ышана алмый йөрдек. Булмас, ничек инде әти үлсен ди?! Ләкин чынбарлыктан котылып булмый икән шул. Озак та үтмәде, дүрт айдан йортыбызны утның кайнар телләре ялмап алды. Бу афәт безне айнытып җибәрде. Үзенең шатлык-кайгылары белән тормыш дәвам итә икән, ләбаса, ә без томан эчендә йөргәнбез. Минемчә, Аллаһы Тәгалә бер сынау аша икенчесен җиңәргә булышты. Шушы хәлләрдән соң әнием дә үз-үзен кулга ала алды. Озак та үтми авылдашларыбыз һәм авыл җирлеге ярдәме белән яңа йорт салып чыктык.
Шуны әйтәсем килә: дөреслекне берничек тә яшереп калып булмый, ул барыбыр беленә. Әмма аның кайчан һәм ничек яңгыравы бик мөһим. Мин дә көзге алдына басып, үземдә әниемнең, әтиемнең чалымнарын эзли идем. "Нишләп мин әнигә бер дә охшамаган соң?" - дигән сорауны да күңелемнән еш кабатладым. Күп кенә гаиләләрнең ятимнәр йортларыннан балалар алып үстерүләре турында телевизордан ишетеп, күреп кенә белә идем. Бу сабыйларны кызганып, ирексездән, күз яше түккәннәрем истә. Көннәрнең берендә миңа да бу куркыныч хәбәрне ирештерделәр. Әмма якыннарым минем күңелемне рәнҗетергә теләмәде: "Син безнең үз кызыбыз, юк-барга ышанып йөрмә", - дип серне белгертмәскә тырыштылар. Мин аларга моның өчен бик зур рәхмәтле. Вакытлар үткәч, кәгазьләр арасыннан мине тәрбиягә алганлык турында документ килеп чыкты һәм әнием бар дөреслекне сөйләп, аңлатып бирде. Әлбәттә, әниемә дә, миңа да җиңел булмады әлеге минутларда. Авыр чакларда якыннарым, дусларым, укытучылар миңа терәк булдылар.
Әниләрнең теләкләре һәрвакыт кабул була диләр, чыннан да шулай икән. Әниемнең хыялы мине мөслимә итеп күрү иде. Аллага шөкер, Кукмара мәдрәсәсен тәмамладым, дини белем һәм тәрбия алдым. Гомер биргән әниемне дә эзләп таптым. Кызганыч, ул инде вафат иде. Без биш бертуган булып, бүгенге көндә апам белән аралашып яшибез.
Һәркем Ходай язган юлны үтә. Минем дә язмышым шундый булгандыр инде, күрәсең. Дөньяга аваз салып, яши башлаган чагымда мәрхәмәтле, киң күңелле әнием очрамаган булса, язмышымның, киләчәгемнең нинди буласын күз алдына да китерүе кыен. Рәхмәтләремнең иң олысы сиңа, әнием. Киләчәктә дә бер-беребезгә таяныч һәм терәк булып яшәргә язсын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев