27 декабрь 2015 яңалыклары
-
Рифат Зариповка мунча "җене" кагылган
Гаиләдә барысы да тәртип. Улыбызга өч ай булды. Көннән-көн үсә, зур малайга әйләнеп бара. Катырак кычкырып еларга өйрәнде. Дуслар белән Казанда бик әйбәт бер мунча таптык. Хәзер, вакыт булган саен, шунда йөрибез. Ничә сәгать утырсаң да, вакыт узганы сизелми, - дип сөйләгән Рифат "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.
-
11 яшьлек кыз коляскага ут төрткән
Түбән Камада 11 яшьлек кыз бер подъездга керә һәм шырпы табып ала. Шуннан соң шырпы сызып, аны коляскага ыргыта. Балалар коляскасы тулысы белән янып бетә, ялкын телләре подъездга да күчә. Барлыгы 100 мең сумлык зыян килә. Кызны күреп калган кешеләр полиция хезмәткәрләрен чакырта. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр...
-
55 яшьтә – әни, 66да – әти
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада шәһәрдә 433 бала (207 малай һәм 226 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый - 1560, ә иң авыры 4520 грамм булган. Иң яшь әни - 18дә, иң өлкәне - 55 яшьтә. Иң яшь әтигә - 18, иң олы...
-
Рәшит Шамкай инфаркт кичергән
Шушы көннәрдә Рәшит абыйга инфаркт булган. Шалтыраткач, телефонны кызы Гөлнара ханым алды. "Әтине бүген (14 декабрь) реанимациядән палатага чыгаралар. Әле менә шуны көтеп утырам. Ятып арыган инде, урынында тәгәрәп йөри башлады, - диде ул. Бер-ике сәгатьтән Рәшит абый үзе шалтыратты. - 7нче хастаханәдә ятам. Тәрәзәдән өебез күренеп тора. Үземне яхшы...
-
Китмибез без, яки Яшел Үзән районының ике авылында булган вәхшилек халыкның төн йокысын качырды
Әллә нәрсә эшләде дөнья бу арада. Адым саен тупаслык, усаллык, кырыслык белән очрашасың. Балалар өчен куркыта. Яшел Үзән районының ике авылында булган вәхшилек турында ишеткәч, йөрәк тагын сыкрап куйды... «Сугыш заманында да мондый хәлләрнең булганы юк иде» Яшел Үзән районының Рус Исламы авылында кышка бер генә гаилә кала. Яшәү өчен...
-
Бер ир кеше лотереяга 43 миллион доллар акча откан
Канаданың Миссиссога шәһәрендә яшәүче ир-ат шул рәвешле Lotto Max милли лотереесының җиңүчесе булып танылды. Бу хакта Atlantic Lottery ассоциациясе вәкилләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Октябрь аенда исеме билгесез калган берәү Atlantic Lottery лотереясында 64 миллион Канада доллары (49,5 миллион доллар тирәсе) откан иде инде. http://intertat.ru
-
“Тылсым”да өлкәннәр рәхәтләнеп ял итә
Без - егерме өч кеше - "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чын күңелдән ял итеп, уйнап-көлеп, унбиш көн дәвамында дәваланып, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бу көннәрне ничек үткәрербез инде дип борчылган идек, сизелми дә үтеп китте, бер ияләнгәч, хәтта өйгә дә кайтасы килми икән. Безне кояштай елмаеп Гүзәл белән Рәмзия каршы...
-
Елмаеп-көлеп алыйк (Мәзәкләр)
Табиб авыру хатынны карагач иренә: -Хатыныгыз миңа ошамый. Ир көрсенеп: -Миңа да ошамый ул. *** Әтисе улына: - Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың? - Әти, мин Кыш бабай булырмын, ахры! - Нишләп? ! - Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң...
-
Телефоннан акча түләгәндә сак булыгыз!
Россия буенча 2 миллион чамасы кәрәзле телефонннан акча урланган. Бер ел эчендә гади гражданнар һәм юридик затлар интернет-банкинг аша 70 млн доллар чамасы акчадан колак каккан. - Җинаятьчеләр компьютерларга актив һөҗүм итүдән туктады, алар смартфоннарга "тотындылар". Җинаятьче төркемнәр саны ике тапкырдан артып китте, әмма урлау очраклары кимеде. 2013-2014 елларда смартфоннар...
-
Иҗат эше бакча эшенә тиң
Уңыш биргәнчегә кадәр җирләрне кат-кат эшкәртүне сорый торган мәшәкатьле бакча эшенә тиңлим мин иҗат эшен. Язмаларымны да кабат-кабат төзәтмәләр кертеп, күчереп язам (икътисадчы эшем дә шулай бөртекләп, "казынып", һәр тармакны анализлап бара торган эш иде), редакциягә юллап, басылып чыкканын көтәм, аннары газета битендә күреп сөенәм. Бу эшне яратып, күңел биреп...
-
Кукмара егете Ильяс Шәрипов“Татар моңы” конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында Кукмара егете Ильяс Шәрипов бәйгенең өч турын да уңышлы үтеп, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Конкурста Үзбәкстан, Казахстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Уфа, Казан шәһәрләреннән 302 кеше катнашырга теләк белдергән булган. Ильяс Кукмара 4 урта мәктәбенең 10 сыйныфында бик яхшы билгеләренә...
-
Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар игезәк бәби көтә
Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә зур яңалык көтелә! Киләсе 2016 елда Шәйхетдиновларга ләкләк килергә тиеш икән! Аның килүен барысыннан да бигрәк артистларның улы Рәсим көтә, ди. - Айгөл, кем булуы билгелеме әле? - Юк, иртәрәк әле. Май ахырларында көтәбез, Алла теләсә. Йолдызлыгы буенча игезәк булырга тиеш....