- Җинаятьчеләр компьютерларга актив һөҗүм итүдән туктады, алар смартфоннарга "тотындылар". Җинаятьче төркемнәр саны ике тапкырдан артып китте, әмма урлау очраклары кимеде. 2013-2014 елларда смартфоннар счетларыннан 105 млн 825 мең сум урласалар, 2014-2015 елларда - 61 млн сумнан артык, - ди киберҗинаятьләр һәм мошенниклыкны кисәтү һәм тикшерү буенча Group-IB халыкара компаниясенең киберразведка департаменты башлыгы Дмитрий Волков.
Шунысы куанычлы: физик затлардан бер вакытлы урлау очраклары кимегән. 2013 елның икенче - 2014 елның беренче яртысында ул уртача 13 мең сум тәшкил итсә, 2014-2015 елларда 3,5 мең сумга кадәр кимегән, чөнки банкларның куркынычсызлык системасы яхшы эшли. "Сакчыллык чараларына килгәндә, алар бик гади: тикшерелмәгән чыганаклардан килгән кушымталарны күчереп алмаска, кушымтага администраторлык хокукы бирмәскә, ә ул банк картасы номерларын сораса банкка хәбәр итәргә кирәк. Банкның телефонны чистарту һәм тикшерү турындагы үтенечен игътибарсыз калдырмау зарур", - дип аңлата Д.Волков.
Нет комментариев