24 февраль 2016 яңалыклары
-
Кукмарага эш визиты белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде (+Фотолар)
Поселокның Гафиатуллин урамында "Социаль ипотека" һәм "Тузган торакны бетерү" программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей...
-
«Сагынма, җимешем»не җырлаучы PUMA, кайда син? (ФОТО)
Моннан ун еллар элек «Сагынма, җимешем» дип җырлап йөргән Пуманы хәтерлисезме икән? 6 яшьлек кыз татар дискотекаларында яшьләрне шәп кыздыра иде. Аның үзенчәлекле тавышы, үзенә генә хас хәрәкәтләре, киемнәрен яхшы хәтерлим. Хәзер Пума кайда соң? Без аның әнисе - композитор Лилия Таһирова аша Пума белән элемтәгә чыктык. Пуманың чын исеме...
-
Хатынын үтергән полиция хезмәткәре җинаять җаваплылыгыннан азат ителде
Бүген Чаллы шәһәр суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән иде. Ренат Гыйззәтуллин ул вакытта Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара иде әле. Суд эше ябык ишекләр артында үткән. Моңа кадәр...
-
Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
-
Балалар "Светофор корольлегендә" булып кайттылар
"Миләшкәй" балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре" атналыгы булып узды. Балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Ямалиева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Светофор корольлегендә" дигән бик күңелле кичә үткәрде. Әлеге чара "Ата-аналар, тыңлагыз!" дигән призентация күрсәтү белән башланып китте. Юл йөрү тәртибен балалар иң элек әти-әниләреннән өйрәнәләр. Шуңа күрә алар юлны дөрес урында, балаларны...
-
Яшь җырчы Азат Абитов: Миңа әрсезлек җитми
Яшь җырчы Азат Абитов күпләрнең күңелен "Үткән көннәрне сагынмыйм", "Җәйнең кичләре", "Сиңа тагын мин бер киләм әле" җырлары белән яулап алды. Чибәрлеге, тыйнаклыгы, серле булуы да үзенә килешеп кенә тора. Хәзерге вакытта Азат Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итә. - Азат, чыгышың белән кайсы яклардан син? Гаиләгездә...
-
Татарстанда вуз ректорлары 6,7 миллион сум акча үзләштергән
Югары уку йортлары башлыклары үзләренә премия язган, акча үзләштергән, хисап документларында җитешсезлекләргә юл куйган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 6,7 миллион сумлык канун бозулар ачыкланган. Кайбер вузларның ректорлары премияне законсыз төстә - Мәгариф һәм фән министрлыгы карарыннан башка гына алган. Тикшерү нәтиҗәсендә шулай ук ректорларның законсыз...
-
Китапханә яңалыклары
Үрәсбаш авылы китапханәчесе Любовь Дмитриева, 2-4 сыйныф укучылары өчен, 2016 ел - Россиядә кино елы уңаеннан "Маша һәм медведь" әкиятен карауны оештырды. Китапханәче укучыларга кино елы турында мәгълүмат бирде, әкиятләрнең килеп чыгышын аңлатты. Балыклы авылы китапханәчесе Сәлимә Каюмова, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Муса Җәлилнең иҗатына багышлап "Кечкенә Муса" дип исемләнгән...
-
Кукмараның табиб-хирургы Илһам Корбанов “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Кукмара үзәк дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең хирургия бүлекчәсе мөдире - табиб-хирургы Корбанов Илһам Гарифулла улына "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.