Балалар "Светофор корольлегендә" булып кайттылар
"Миләшкәй" балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре" атналыгы булып узды. Балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Ямалиева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Светофор корольлегендә" дигән бик күңелле кичә үткәрде. Әлеге чара "Ата-аналар, тыңлагыз!" дигән призентация күрсәтү белән башланып китте. Юл йөрү тәртибен балалар иң элек әти-әниләреннән өйрәнәләр. Шуңа күрә алар юлны дөрес урында, балаларны...
"Миләшкәй" балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре" атналыгы булып узды. Балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Ямалиева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Светофор корольлегендә" дигән бик күңелле кичә үткәрде. Әлеге чара "Ата-аналар, тыңлагыз!" дигән призентация күрсәтү белән башланып китте. Юл йөрү тәртибен балалар иң элек әти-әниләреннән өйрәнәләр. Шуңа күрә алар юлны дөрес урында, балаларны кулларыннан җитәкләп, светофорның яшел утына чыгарга кирәклеген аңлаттылар. Һәр бала машинада үзенең автоурындыгында булырга тиешлеге ассызыкланды. Ә кичәнең икенче өлешендә тәрбияче үзе светофор булып киенеп, балаларны "Светофор корольлеге"нә дәшеп алды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, рәсем конкурсында да бик теләп катнаштылар. Барлык балалар да дипломнар белән бүләкләнделәр. Әти-әниләргә дә биремнәр әзерләгәннәр иде, алар да сынатмады. Рус һәм татар телендә алып барылган кичә безнең барыбызга да бик ошады.
Әти-әниләр исеменнән Эльмира Сабирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев