Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь җырчы Азат Абитов: Миңа әрсезлек җитми

Яшь җырчы Азат Абитов күпләрнең күңелен "Үткән көннәрне сагынмыйм", "Җәйнең кичләре", "Сиңа тагын мин бер киләм әле" җырлары белән яулап алды. Чибәрлеге, тыйнаклыгы, серле булуы да үзенә килешеп кенә тора. Хәзерге вакытта Азат Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итә. - Азат, чыгышың белән кайсы яклардан син? Гаиләгездә...

Яшь җырчы Азат Абитов күпләрнең күңелен "Үткән көннәрне сагынмыйм", "Җәйнең кичләре", "Сиңа тагын мин бер киләм әле" җырлары белән яулап алды. Чибәрлеге, тыйнаклыгы, серле булуы да үзенә килешеп кенә тора. Хәзерге вакытта Азат Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итә.

- Азат, чыгышың белән кайсы яклардан син? Гаиләгездә синең кебек моңлы җырлаучылар бармы?

- Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан үзем. Гаиләдә өч бала без: өйләнгән абыем һәм 10 яшьлек сеңлем бар, мин - уртанчы бала. Әтием - Мәдәният йортында тавыш операторы, әнием музыка укытучысы булып эшли. Икесе дә җыр-моң дөньясында кайныйлар. Төп эшләреннән тыш, мәҗлесләр үткәрү белән шөгыльләнәләр.

- Туган ягыңа еш кайтасыңмы?

- Еш кайтып булмый. Соңгы вакытта Гөлсирин Абдуллина белән гастрольләрдә йөрибез. 28 февральдә Мәскәүгә "Болгар радиосы" милли музыка премиясенең тантанасына җыенам. Шулай ук Мәскәүдә 26 мартта узачак Хәйдәр Бигичевка багышланган кичәдә катнашачакмын. 26 февральдә әтинең туган көне була, кайтып булмас инде, кызганыч.

- Казанга килүеңә ничә ел булды?

- Алтынчы ел китте. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында беренче курста Татарстанның халык артисты Венера Ганиевада белем алам. Әз генә буш вакытым булса, дәресләрдән тыш та Венера Ахатовнага вокал белән шөгыльләнергә барам. Ул миңа икенче әнием кебек, искиткеч кеше.

- Азат, очрашып, яратып йөргән кешең бармы?

- Әйдә анысы сер булып калсын әле...

- Синдә булмаган нинди сыйфатны үзеңдә булдырыр идең?

- Үзем тыйнак булгач, миңа бераз әрсезлек җитми. Менә шул сыйфатны үземдә булдырыр идем. Сәхнәдә дә бик кирәк икән ул.

- Ачуыңны чыгарсалар, үзеңне ничек тотасың?

- Мин бик сабыр, түзем кеше, шуңа күрә дәшмәскә тырышам. Ә инде бик якын кешем булса, җайлап аңлатам.

- Азат, хәзерге вакытта нинди җыр өстендә эшлисең?

- Күптән түгел продюсерым, Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән композитор Фирзәр Мортазинның берничә җырын алдык. Фирзәр абыйның үзе белән күрешеп сөйләштек. Хәзер шул җырларны яздыру өстендә эшлибез. Аллага шөкер, идеяләр дә, җырлар да күп.


Эльвира ШАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев