Ренат Гыйззәтуллин ул вакытта Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара иде әле. Суд эше ябык ишекләр артында үткән. Моңа кадәр хөкем ителүченең үз-үзен белештерми торган хәлдә җинаять кылуы турында хәбәр ителгән иде инде. "Челнинские известия" җиткерүенчә, шул сәбәпле суд аны җинаять җаваплылыгыннан мәхрүм иткән һәм стационар шартларда мәҗбүри дәвалану билгеләгән.
Суд карары 10 тәүлектән үз көченә керергә тиеш. Әлегә Р.Гыйззәтуллин Чистай изоляторына озатыла.
Нет комментариев