Татарстанда вуз ректорлары 6,7 миллион сум акча үзләштергән
Югары уку йортлары башлыклары үзләренә премия язган, акча үзләштергән, хисап документларында җитешсезлекләргә юл куйган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 6,7 миллион сумлык канун бозулар ачыкланган. Кайбер вузларның ректорлары премияне законсыз төстә - Мәгариф һәм фән министрлыгы карарыннан башка гына алган. Тикшерү нәтиҗәсендә шулай ук ректорларның законсыз...
Югары уку йортлары башлыклары үзләренә премия язган, акча үзләштергән, хисап документларында җитешсезлекләргә юл куйган.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 6,7 миллион сумлык канун бозулар ачыкланган. Кайбер вузларның ректорлары премияне законсыз төстә - Мәгариф һәм фән министрлыгы карарыннан башка гына алган. Тикшерү нәтиҗәсендә шулай ук ректорларның законсыз юл белән акча үзләштерүе дә билгеле булган.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары республика прокуратурасына тапшырылган, дип хәбәр итә республика Хисап палатасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев