23 июль 2016 яңалыклары
-
Кукмарада юл өлешчә ябыла һәм хәрәкәт чикләнә
Кукмара поселогының көнчыгыш өлешендәге әйләнеч юл, ягъни Кукмара-Вятка Аланы юлының Кәчимир авылында кисешкән урыныннан светофорлы Мамадыш-Кукмара юл чатына кадәр юл, ремонт үткәрелү сәбәпле, 25 июльдән 1 сентябрьгә кадәр өлешчә ябыла һәм хәрәкәт чикләнә. Кукмара поселогы башкарма комитеты һәм район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автомобиль йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм вакытлыча...
-
Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә йөри
Әлеге чирнең Мәскәү, Рязань һәм Пенза өлкәләрендә 2016 елда килеп чыгуы ачыкланды. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм Татарстанда профилактик икеайлык игълан ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалыкта - 2154 баш, "Тойма" ширкәтендә - 800 баш, "Урал" да - 1742 баш, "Рассвет"та 1178 баш терлек...
-
Исерек йөртүчене машинасына 10 тапкыр атып кына туктата алганнар
Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләренең әмеренә буйсынмаган машина йөртүчене шәһәр һәм район буйлап ике сәгатькә якын куып йөрергә туры килгән. Качкын артыннан Юл-патруль хезмәтенең 4 экипажы куалаган. Гадәттән тыш хәл чәршәмбе кич теркәлгән. Руль артындагы кешенең бик үк аек булмавына шикләнеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны туктатырга була. Ахыр чиктә алар хаклы булып...
-
Бал кортлары тотасың икән, законнарны да төгәл үтә (сорау-җавап)
Әлеге хатка мин генә түгел, Зур Кукмара авылы Октябрь урамында яшәүчеләрдән дистәгә якын йорт хуҗасы кул куячак. Чөнки алда язылачаклар мине генә түгел, безнең күрше-тирәдә яшәүчеләрне дә борчый. Сүзебез, урамыбызда яшәүчеләр Мөнир һәм Нурания Кәримовларның (Октябрь урамы, 37нче йорт) бал кортлары асраулары турында. Алар үз бакчаларында күп еллар (ун елы...
-
Бистәбезнең Ворошилов урамы халкы бәйрәм итте (фото)
Читаттагы "Урам бәйрәме" бүген Ворошилов урамында 20 йорт ишегалдында булды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашып, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Бу йорт алдында балаларга уен мәйданчыгы узган ел ясалган иде, быел волейбол площадкасы яшь спортчылар карамагына тапшырылды. Бәйрәм, әлбәттә, җырсыз-моңсыз булмый. Урам халкы, килгән кунаклар район...
-
“Халык контроле” системасына Кукмара районыннан 347 хәбәр теркәлгән
Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Соңгы дүрт ел эчендә әлеге сайтка республика халкыннан 78 мең мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның...
-
Бергә гомергә
"Әгәр кеше үзенең үткәннәрен еш искә ала башлый икән, бу картаю билгесе, - диләр... Хак сүзләр. Үзем дә күңелем белән үткәннәргә әйләнеп кайтканда тиздән 80 яшен тутыручы туганыбыз Илгизәр абыйның да катлаулы тормыш юлын барлыйм. Олыяз авылының затлы нәселле Мөхәммәтзакир улы Мортаза белән Өмелхода җиңгәбез 9 бала үстереп, тәрбияләп, укытып...
-
Киндеркүл буасында эш берничә этаптан торачак (фото)
Узган елның маенда Киндеркүл авылы янындагы сулыкны төзекләндерә башлаганнар иде. Сабаның "ПМК-Мелиорация" оешмасы хезмәткәрләре анда шактый гына эш башкардылар: территория җыештырылды, әйләнә-тирәсендәге агач-куаклар киселде, җимерелеп, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән плитәләр алыштырылды, металл конструкцияләр монтажланды, сулыкның шандор өлеше ремонтланды. Тик моның белән генә әле эш төгәлләнмәде. Безгә барысы да тиз кирәк...