Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бал кортлары тотасың икән, законнарны да төгәл үтә (сорау-җавап)

Әлеге хатка мин генә түгел, Зур Кукмара авылы Октябрь урамында яшәүчеләрдән дистәгә якын йорт хуҗасы кул куячак. Чөнки алда язылачаклар мине генә түгел, безнең күрше-тирәдә яшәүчеләрне дә борчый. Сүзебез, урамыбызда яшәүчеләр Мөнир һәм Нурания Кәримовларның (Октябрь урамы, 37нче йорт) бал кортлары асраулары турында. Алар үз бакчаларында күп еллар (ун елы...

Әлеге хатка мин генә түгел, Зур Кукмара авылы Октябрь урамында яшәүчеләрдән дистәгә якын йорт хуҗасы кул куячак. Чөнки алда язылачаклар мине генә түгел, безнең күрше-тирәдә яшәүчеләрне дә борчый. Сүзебез, урамыбызда яшәүчеләр Мөнир һәм Нурания Кәримовларның (Октябрь урамы, 37нче йорт) бал кортлары асраулары турында. Алар үз бакчаларында күп еллар (ун елы бар инде) умарта кортлары асрыйлар. Элегрәк умарта оялары аз иде, ә хәзер 26 баш умарталары бар. Җәй җитүгә урамга чыга алмыйбыз, баскыч төбенә чыгуга чага башлыйлар. Яшелчә, бәрәңге бакчасында эшли алмыйбыз, ябырылалар. Гомер-гомергә шулай.

Минем этемне бер атна элек корт чагып үтерде, күршенең үрдәкләрен чагып, көч-хәл белән терелттеләр, әле дә берсе рәтләнеп җитми. Дару алырга да күпме акча кирәк бит! Илсур Зариповка, Илназ Гайнетдиновка корт чакканнан аллергия булу сәбәпле, "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде, Нияз Галәветдиновны дәваханәгә озаттылар.

Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев бу турыда белә, әмма алга китеш күренми. Дөрес, бакчалары урам яктан ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган, әмма ул койма гына безне корт "явы"ннан сакламый.

Сездән, ничек булса да безне әлеге авыр хәлдән чыгарга ярдәм итүегезне үтенәбез. Безнең башка ярдәм сорар җиребез юк.

Редакциядән: хат ахырында 11 кеше имза куйган.

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен хатны Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевка юллаган идек. Аннан түбәндәге җавапны алдык:

Саба территориаль бүлегенең дәүләт ветеринария инспекторы-консультанты Наил Габдрахманов белән берлектә Мөнир Габдрахмановларда булганнан соң, әлеге хуҗалыкта ветеринариягә кагылышлы түбәндәге законнарны бозу очраклары ачыкланды:

-ветеринар-санитар паспорт юк;

-корт оялары рәтләре арасы 10 метрдан, а умарталар арасы 3 метрдан да ким;

-биеклеге ике метрдан да ким булмаган тоташ койма юк.

Шулай итеп, әлеге хуҗалыкта Россия Федерациясенең "Ветеринария турындагы" Законының 18 маддәсендәге "Умарталарны тоту буенча ветеринар-санитар кагыйдәләр" дигән 1.10 пункты бозылган.

Мөнир Кәримовка карата адмистратив хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев