Бергә гомергә
"Әгәр кеше үзенең үткәннәрен еш искә ала башлый икән, бу картаю билгесе, - диләр... Хак сүзләр. Үзем дә күңелем белән үткәннәргә әйләнеп кайтканда тиздән 80 яшен тутыручы туганыбыз Илгизәр абыйның да катлаулы тормыш юлын барлыйм. Олыяз авылының затлы нәселле Мөхәммәтзакир улы Мортаза белән Өмелхода җиңгәбез 9 бала үстереп, тәрбияләп, укытып...
"Әгәр кеше үзенең үткәннәрен еш искә ала башлый икән, бу картаю билгесе, - диләр... Хак сүзләр. Үзем дә күңелем белән үткәннәргә әйләнеп кайтканда тиздән 80 яшен тутыручы туганыбыз Илгизәр абыйның да катлаулы тормыш юлын барлыйм.
Олыяз авылының затлы нәселле Мөхәммәтзакир улы Мортаза белән Өмелхода җиңгәбез 9 бала үстереп, тәрбияләп, укытып тормыш юлына чыгардылар. Шушы ишле, таза тормышлы гаиләдә иң олысы - Илгизәр абый.
Авылда башлангыч мәктәп кенә булганга, Мортаза абыебыз аны Зур Сәрдек урта мәктәбенә укырга кертә, фатирга урнаштыра. Абыебызның бу гамәлендә аның алдынгы фикерле булуы, баласын укыту өчен бөтен тырышлыгын куеп, киләчәкне алдан күрүе чагыла. Бик кирәкле булып чыга урта белем Илгизәр абыйга. Авылның беренче югары белемле экономисты була ул.
Урта мәктәпне тәмамлаган егет яшьләр тормышның үзәгендә кайный: комсомол оешмасы секретаре, үзешчән сәнгатькә яшьләрне тартып, спектакль, концертлар оештыручы, район газетасының актив хәбәрчесе, фотокорреспондент. Аннан район газетасында әдәби хезмәткәр, икенче елны исә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли, редакциядә фотолаборатория оештыра. Бу елларда газета мөхәррире Шәрифулла Нигъмәтуллин, урынбасары Мәрьям Галиева була. Редакцияне Арчага күчергәч, аны райкомга инструктор итеп алалар. Нәкъ менә шушы вакытта ул авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә.
Ул шул еллардагы бер хәлне кызык итеп сөйли: "Райком секретаре Касыйм Тимеров янына кердем.
- Касыйм Закирович, сессиягә барасы бар иде, эштән җибәрмәссезме икән? - дим.
- "Тукай" колхозында сөт бик түбән. Бер атна эчендә 200 граммга күтәрә алсаң, китәрсең, - диде ул.
Киттем Купкага ягъни "Тукай" колхозына. Рәисе - минем дус малай. Хәлне аңлаттым. Тотындык сыерларны ашатырга. Бер атна эчендә бер айлык фуражны да ашатып бетердек, сөт 2 граммга да артмады.
Кабат секретарь янына кердем.
- Касыйм Закирович, бер айлык азыкны ашатып бетердек, сөт артмый, - дим.
Ул көлемсерәде дә:
- Их, сез, егетләр, аның бит сыерлары ябык, сыер ул башта тәнгә җыя, аннан соң гына сөт бирә, - ди. Алай да укырга җибәрде".
Районнарны куша башлагач, Сабада 2 ел инспектор-оештыручы булып эшли. Ул вакытта Сабада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып Атлас Булатов эшли иде. Район үзәге кабат Кукмарага күчкәч, ул райком секретаре итеп билгеләнә. Илгизәр абыйны инструктор итеп эшкә ала. Ул вакытта авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Петр Петрович аны Атлас Булатовтан сорап, үзенә эшкә чакыра. Һәм 1965 елдан Илгизәр абый 30 ел баш экономист, план бүлеге начальнигы булып эшләп, пенсиягә чыга.
Әлфинур Сабитова белән бергәләп алар инвалидларның район җәмгыятен оештыралар һәм ул аның беренче рәисе була. Штат бирелгәч, бу вазыйфаны Мәсләви Галиевка тапшыралар. Ул пенсиягә чыкканчы бу җәмгытьнең идарә члены, ревизия комиссиясе рәисе була.
Бу дөнья тыныч бер оя түгел, аның җиле, давылы, төшсәң, чыга алмаслык чокыр-чакырлары да бар икәне һәркемгә мәгълүм. Бу шактый катлаулы тормыш юлында Илгизәр абый бәхетенә туган хатыны Хөршидә аның терәге һәм таянычы булды. Аны киленебез дип әйтергә тел бармый, ул безгә туганыбыз кебек. Күренекле шагыйрь һәм язучы Фәнис Яруллинның Нурсиясенә охшатам мин аны. Физик яктан һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ булган абыйны күп еллар авырсынмыйча тәрбияләп, хөрмәтләп яши ул. Сабыр, кешелекле, фидакарь, нечкә күңелле. Абый аның ярдәменнән башка бер көн дә тора алмас кебек.
Алар бик тә тәрбияле, тырыш, уңган 3 бала тәрбияләп үстерделәр: Зөлфия, Азат, Алмаз. Барысы да тормышта үз урыннарын табып, гөрләтеп яшиләр. Оныклары Рәзил, Азалия, Камилә, Даниярны да карап үстерделәр әле алар. Эштән кайтуга тәмле ашлар пешереп, хөрмәтләп көтеп торучы әти-әниең булу нинди бәхет.
Киленебез Хөршидә безне - иренең туганнарын да бик якын итә, хәлебезне белешеп тора. Яхшы кешенең яхшылыгы тияр һәр җирдә, диләр. Хөршидә лаеклы ялга чыкканчы бик җаваплы эшләрдә эшләде. Аның элекке хезмәттәшләре Хөршидәне зур хөрмәт белән телгә алалар.
Ир кешенең бәхете хатыннан икәне бәхәссез. Йортта яктылык, җылылык тудыручы ихлас күңелле, кешелекле, сабыр, уңган Хөршидә яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кош-корт асрый, барысына да өлгерә. Йөрәк җылысын кызганмыйча, гаилә учагын сүндермичә абыебызны тәрбияләүче Хөршидәнең үзенә дә балалар бәхете күреп, аларның шәфкатен, миһербанын тоеп, тигезлектә бер-берсенең кадерен белеп, сәламәтлек белән озак яшәргә язсын.
Пар канатларыгыз сынмасын.
Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев