“Халык контроле” системасына Кукмара районыннан 347 хәбәр теркәлгән
Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Соңгы дүрт ел эчендә әлеге сайтка республика халкыннан 78 мең мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның...
Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Соңгы дүрт ел эчендә әлеге сайтка республика халкыннан 78 мең мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 61 меңгә якыны хәл ителгән. Меңләгән татарстанлы үз тәҗрибәсеннән чыгып министр, депутат яисә Президентка һәркем мөрәҗәгать итә алуына инанды. Иң мөһиме: бер генә сорау да игътибардан читтә калмый, тиз арада ярдәм итәргә тырышалар.
"Халык контроле" системасының эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга мөмкин. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, сайтка безнең районнан 347 хәбәр теркәлгән. Шуларның 289ы хәл ителгән, 48е планлаштырылган, 5се хәл ителү стадиясендә. Район халкын борчыган төп мәсьәләләр булып территорияне төзекләндерү (131 гариза), юл хәрәкәтен оештыру (108 гариза), муниципаль юлларның торышы һәм аларга ремонт ясау (34 гариза), тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (25 гариза), кәрәзле элемтә челтәре (15 гариза) тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев