Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киндеркүл буасында эш берничә этаптан торачак (фото)

Узган елның маенда Киндеркүл авылы янындагы сулыкны төзекләндерә башлаганнар иде. Сабаның "ПМК-Мелиорация" оешмасы хезмәткәрләре анда шактый гына эш башкардылар: территория җыештырылды, әйләнә-тирәсендәге агач-куаклар киселде, җимерелеп, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән плитәләр алыштырылды, металл конструкцияләр монтажланды, сулыкның шандор өлеше ремонтланды. Тик моның белән генә әле эш төгәлләнмәде. Безгә барысы да тиз кирәк...

Узган елның маенда Киндеркүл авылы янындагы сулыкны төзекләндерә башлаганнар иде. Сабаның "ПМК-Мелиорация" оешмасы хезмәткәрләре анда шактый гына эш башкардылар: территория җыештырылды, әйләнә-тирәсендәге агач-куаклар киселде, җимерелеп, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән плитәләр алыштырылды, металл конструкцияләр монтажланды, сулыкның шандор өлеше ремонтланды. Тик моның белән генә әле эш төгәлләнмәде.

Безгә барысы да тиз кирәк бит. Шуның өчен кайбер райондашларыбыздан да: "Киндеркүл буасында эш кайнагач бик сөенгән идек. Әмма эшне башладылар да, ташладылар, ахырына җиткермәделәр. Халык кайда ял итәргә, су коенырга тиеш? Бездә кызыну өчен пляж булачакмы соң?" - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Әлеге сулык белән бәйле сорауларга ачыклык кертү өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Халыкның борчылуы урынлы. Бүгенге көндә районда, чыннан да, кояшта кызыну һәм су коену өчен тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган бер генә сулык, махсус билгеләнгән урын да юк. Әмма бу вакытлыча гына, - дип ышандыра Рөстәм Әхмәдуллин. - Ташландык хәлдә булган Киндеркүл буасына килгәндә, анда узган ел төзекләндерү эшләренең беренче этабы башкарылды. Сулыкның яр буйларын агачлар басып бетереп, чытырманлык хасил булган, суы да пычрак иде. "ПМК-Мелиорация"се егетләренең тырышлыгы белән плотина тулысынча чүп-чардан арындырылды. Кеше күзенә бәрелеп тормый торган эшләре дә шактый күп бит әле аның. Яз көне суны җыю, ә көзен аны җибәрү өчен кулланыла торган шандор өлешен ремонтлау өчен генә дә шактый суммада акча тотылды. Бүгенге көндә төзекләндерүнең икенче этабын башкару өчен проект тулысынча әзерләнеп бетте. Тиешле документлар экспертизадан кайту белән, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, кабат эшкә тотыначакбыз.

Проекттан күренгәнчә, төп эш итеп елга юлын үзгәртү каралган. Сулыкның төбен агач тамырлары, ташлар һәм җыелган чүптән чистарту өчен аннан якынча 300 куб метр күләмендә балчык чыгарылачак икән. Алга таба план буенча яр буйларын ныгыту, су коену урыннарын җиһазлау тора.

-Киләчәктә әлеге сулык янында пляж ясалып, ул биобәдрәф, киенү-чишенү өчен махсус урыннар белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук кояшта кызыну өчен ятаклар урнаштырырга, балалар мәйданчыклары, батут, таганнар куярга уйлыйбыз. Елгада катамараннарда йөрергә мөмкин булачак. Балыкчылар өчен кечкенә йортлар да төзеләчәк. Транспорт белән килеп туктау өчен тукталыш та ясарга кирәк. Пляжда коткару постлары да эшләп, ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын табиб һәм коткаручылар тәэмин итәчәк, - ди Рөстәм Әхмәдуллин. - Шуны да искәртеп узам: әлеге эшләрнең барысы да тиз арада гына түгел, ә өлешләп башкарыла. Шуның өчен район халкыннан бераз сабыррак булуларын сорар идем.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев