23 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Эчмәдең түгел, чиләге белән койдың, айнырга вакыт" - наркодиспансерда татарча сөйләшүгә тап булдым
- Әйдә, ашап аласыңмы? Ничә көн тәгам ризык капканың юк. - Нинди ашау ди ул, үтә дип беләсеңме әллә? Ярты стакан салып бирсәң, эчәр идем. Берәр "чәкүшкә"гә чыгып кермисеңме? Шуны тоткач, бүтән тамчы да капмас идем... - Хушлашу хөрмәтенәме? Ярамый, агай. Эчмәдең түгел, чиләге белән койдың. Айнырга вакыт. Акча кызгана...
-
Укучыларның техник казанышлары күргәзмәсенә ниләр генә куелмаган иде (+Фотолар)
Яңа ел каникуллары чорында да Зур Кукмара мәктәбендә бәйрәм рухы сүрелмәде: биредә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә оештырылган "Яшь профессионаллар" дигән район фестивале үтте. Әлеге мөһим чара укучыларның техник казанышлары һәм төрле юнәлештәге иҗат эшләреннән тупланган гаять бай күргәзмә белән танышудан башланды. Ниләр генә юк...
-
Поч Сутер мәктәбе укытучысы Роза Шайфутдинова, конкурста җиңеп чыгып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән
Республиканың тәрбиягә бала алган гаиләләр Ассоцациясе үзенең эмблемасына һәм гимнына конкурс игълан иткән иде. Поч Сутер урта мәктәбе укытучысы Роза Шайфутдинова конкурста җиңеп чыгып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә гимн буенча Бөгелмә шәһәреннән килгән эш җиңеп чыккан. Хәзер Ассоциациянең эшчәнлеген яктырткан һәр урында якташыбызның эмблемасы да торачак.
-
Балалары сукырайган әниләрен ташлап калдырган
Нижнекамск шәһәрендә гомер итүче Антонина Садованың НТР редакциясенә мөрәҗәгәть итми башка чарасы калмаган. Шикәр чире аркасында әби яңа ел төнендә сукырайган. Табиблар аны Казанга түләүле операциягә барырга үгетли, әмма карчыкның моңа акчасы юк. Антонида Владимировнаның НТР редакциясенә сөйләве буенча, бер күзенә операцияне ул 2015 елда кичергән инде. Аның нәтиҗәсе булмаган....
-
Байлангарлылар игътибарына!
Байлангар авыл җирлеге тарихын барлау йөзеннән, Байлангар авыл җирлегендә яшәүче гражданнардан үзләренең нәсел-нәсебенең, ата-бабаларының эш-гамәлләрен китапка кертү өчен истәлек-хатирәләрен, фото һәм хатларны язмача яки телдән хәбәр итүләрен үтенәбез. Истәлекләрне барлау төгәлләнүгә бара. Кабул итү - һәр чәршәмбелә сәгать 9.00дә мәдәният йортында. Авыл тарихын барлау комиссиясе.
-
Җырчы Гөлназ Сираева артистларның киемнәрен сата
Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган. "Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр. Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды",...
-
Ядегәр мәчетендә узган Мәүлид кичәсенә яше-карты бик күп җыелды
4 гыйнварда хәйран гына суык, җилләп торса да, Ядегәрнең Габделхак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган аена багышланган Мәүлид кичәсенә яше-карты бик күп җыелды. Кичәдә Габделхак аганың уллары (алар шушы мәчетне торгызуга, яңартуга, янкорма төзеп, мәдрәсә ачып җибәрүгә күп көч куйган игелекле затлар) Заһид, Зөфәр агаларның Казан шәһәреннән үк атап кайтулары,...
-
Кукмарада кайберәүләр капка алдындагы карын машина юлына чыгарып түгә
Ник кар юк икән, дип борчылган идек, соңгы вакытта явып рәхәтләндерә генә. Көрәп кенә өлгер. Көн яктыруга, көрәк тотып оешма -учреждение каршыларын, йорт тирәләрен кичтән, төнлә яуган кардан чистарта башлаучылар күренә башлый. Җыештыру кирәкле гамәл үзе, әмма райондашларыбыз арасында капка алдындагы карын машина юлына чыгарып түгүчеләр дә шактый. Шундыйларны тагын...
-
Төлкеләр дә сөйләшә
Үткән җәй җиләк күп булды. Мин үзем җир җиләгенә йөрергә яратам.Беркөнне иртәнге сәгать өчтә торып, Бөяр авылы үзәннәренә юл тоттым. Машинаны тау башында калдырып, үзәнгә төштем. Җиләк бик шәп, эре, кызарган. Шулай соклана-соклана җыеп йөргәндә, ниндидер сәер, ят тавыш ишетеп алдым. Сискәнеп торып карасам, миннән илле метр чамасы ераклыкта булыр,...