Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларның техник казанышлары күргәзмәсенә ниләр генә куелмаган иде (+Фотолар)

Яңа ел каникуллары чорында да Зур Кукмара мәктәбендә бәйрәм рухы сүрелмәде: биредә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә оештырылган "Яшь профессионаллар" дигән район фестивале үтте. Әлеге мөһим чара укучыларның техник казанышлары һәм төрле юнәлештәге иҗат эшләреннән тупланган гаять бай күргәзмә белән танышудан башланды. Ниләр генә юк...

Яңа ел каникуллары чорында да Зур Кукмара мәктәбендә бәйрәм рухы сүрелмәде: биредә район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә оештырылган "Яшь профессионаллар" дигән район фестивале үтте. Әлеге мөһим чара укучыларның техник казанышлары һәм төрле юнәлештәге иҗат эшләреннән тупланган гаять бай күргәзмә белән танышудан башланды.

Ниләр генә юк иде анда: кул астындагы тимер-томырны яраклаштырып корылган үлән чапкыч, электр иттарткычы, кар чистарткыч, башка кирәк-яраклар дисеңме... Шөкер, түгәрәкләрдә шөгыльләнеп һәм остазларының тәҗрибәсенә таянып, киләчәктә дөнья тоткасы булачак сәләтле, булдыклы яшьләр үсеп килә. Кайберләре инде нинди һөнәр сайлаячагын да беләдер. Күргәзмәгә романтик төсмер бирүче җилкәнле кораблар, очкычлар модельләрен ясаган малайлар, бәлки, һава яки диңгез судноларын төзүче булырлар. Ә нәни роботларын алып килгән үсмерләр киләчәктә зур, көчле механизмнар уйлап тапмас дип кем әйтә ала? Фестивальнең төп максаты да балаларның техник һәм иҗади фикер сөрешен үстерү, талантлы укучыларга ярдәм итү бит.

-Илебез тормышына яңадан-яңа технологияләр үтеп керә. Без дә заманнан артта калырга тиеш түгел, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, күргәзмәне зур кызыксыну белән карап чыкканнан соң.- 2019 елда Казанда эшче белгечләрнең Бөтендөнья чемпионаты көтелә, яшьләребез анда катнашып, үз мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш. Безнең өчен шулай ук яшь буынның киләчәккә карашы - үз авылларын, яшәгән җирләрен ничек күз алдына китерүләре мөһим. Иң кызыклы, үзенчәлекле тәкъдим-проектларны сайлап алачакбыз.

Район башлыгы Түбән Үрәс мәктәбе укучысы Аделина Егорованың (җитәкчесе Эльмира Бакина) эше - Кукмараның Ленин урамын матурлауга багышланган дизайн-проектына аерым игътибар бирде. Әлеге проект яраклы дип табылып, тормышка ашырылган очракта поселок үзәге күркәм үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Бу эшкә ландшафт дизайнеры, ягъни тирәлекне ямьләндерү һәм яшелләндерү сәнгате белгеченең дә җәлеп ителүе ихтимал. Андый белгечләр хәзер үзебезнең Лубян урман-техник көллиятендә әзерләнә башлады.

Фестиваль кысаларында үткән күргәзмәдә дә матурлыкка зур урын бирелде. Киездән тегелгән заманча киемнәргә, сәйлән белән вәземләп чигелгән картиналарга (Түбән Үрәстән хәтта чигелгән иконалар алып килгәннәр), төрле чималдан ясалган, ялтыравыклы җепләрдән бәйләнгән аллы-гөлле чәчәкләргә сокланып туярлык түгел иде. Урамда чатнама суык булса да, үземне җәйге гөлбакчада итеп хис иттем. Мәктәпнең "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Зөлфия Мәрданова чәчәкләрне ясау сере белән дә уртаклашты.

Фестивальнең эшчәнлеге секцияләрдә дәвам итеп, укучыларга төрле номинацияләрдә үз эшләрен яклау мөмкинлеге бирелде. Нәтиҗәдә робот техникасы буенча Нияз Нигъмәтҗанов (Кукмара 3нче мәктәбе) һәм Булат Гайнетдинов (Зур Кукмара мәктәбе) җиңүчеләр дип табылды. Гади судно модельләре арасында иң төгәл йөзгәне Андрей Сайфуллинныкы (Починок Сутер) булды. Кәгазь самолетларны иң еракка Зур Кукмара командасы очырды, бу бәйгедә иң зуртөгәллеккә 3нче мәктәп командасы иреште. Гади автомодельләр ярышында беренче урынны Мәмәшир мәктәбе һәм Кукмара 3нче мәктәбе командалары яулады. Экология темасына кагылышлы рәсемнәр конкурсында - Инсаф Закиров, эссе һәм иншалар буенча Энҗе Сафина җиңүчеләр дип аталды. Икесе дә Зур Кукмара мәктәбе укучылары. Экологик һәм ландшафт проектлары арасында исә иң югары бәя Березняк мәктәбе укучысы Булат Ризванов һәм алда әйтеп үтелгән Аделина Егорова эшләренә бирелде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk