21 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан товарларына “ТАССРга 100 ел” билгесен куячаклар
Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.
-
Татарстанда фаҗига: улын коткара – үзе һәлак була
“Бозга керү куркыныч!” – дип кисәтә ГИМС инспекторлары кышкы чорда балык тотарга яратучыларны. Әмма бу кисәтүләргә игътибар итүчеләр бик аз. Нәтиҗәсе күз алдында.
-
Ирек Шәрипов: Чуваш, мари, удмурты да Тукай өчен тавыш бирәчәгенә шигем юк
Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры фикеренчә, аэропортның исеме җирле халыкның үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш.
-
“Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә күңелле бәйрәм булып узды
“Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Именинниклар көне” исемле күңелле бәйрәм уздырды.
-
Кукмаралы кесә телефоны урлаган
Яшь егет исерек килеш, “Вконтакте” социаль челтәрендә, янәсе, үзенең битен карау өчен, танышыннан кесә телефоны сорап торган. Әмма аны алгач, танышы берничә тапкыр таләп итсә дә, кире кайтарырга ашыкмаган
-
Күптән түгел кукмара кешесенә 355 сумга тегү машинасы һәм яңа айфон сатмакчы булганнар
Күптән түгел мин заманча тегү машинасы һәм яңа айфонның хуҗасы була яздым. Әмма булып җитә алмадым шул. Нәрсә комачаулады, дисезме?
-
Көзге боз хикмәтләре
Быелгы көз тәмләп, иркенләп утырмага килгән бай түтәйне хәтерләтә. Ноябрь аеның уртасына җитсәк тә, ул әле һаман да саубуллашып, кулъяулыгын болгарга җыенмый, ахры. Җиргә ныклап кар ятмаса да, соңгы көннәрдә һава температурасы 0дән түбән тәгәрәп, бераз чиратып җибәрде. Урамнарда җыелып торган сулар, бөяләрне юка гына боз катламы каплады. Шуңа бәйле рәвештә бәхетсезлек очраклары да артты, әледән-әле интернет челтәрендә, телевизор экраннарында, газеталарда боз астына төшеп һәлак булучылар турында хәбәрләр ишетелә башлады.
-
“Иремнән “Я от тебя ухожу, прости, влюбился” дигән смс кына килде”
Кайнана-килен мөнәсәбәтләре турында күп язалар, күп сөйлиләр. Кайбер яшь хатыннарның кайнаналары хакында сүз чыкса йөзләрен сытып, ямьсез итеп сөйләнүләрен ишетеп шаккатасың. Кайвакыт мондыйларны ярты сүздән бүлдереп: “Соң, чибәр, укымышлы, умырып акча эшли торган, алма кебек балаларыңның атасын сиңа шул син әйткән “үзе котсыз, шапшак, мыжгак хатын” табып, үстереп, тәрбияләп биргән түгелме соң?! Менә үзең дә ир бала үстерәсең, кайнанаң хәлендә буласыларың алда әле!” — дим.