Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күптән түгел кукмара кешесенә 355 сумга тегү машинасы һәм яңа айфон сатмакчы булганнар

Күптән түгел мин заманча тегү машинасы һәм яңа айфонның хуҗасы була яздым. Әмма булып җитә алмадым шул. Нәрсә комачаулады, дисезме?

Барысы да бик гади генә башланды. Социаль челтәрләрнең берсендә “Бушка бирәм” дигән группада тәкъдим ителгән тегү машинасына лайк куйдым. “Йөрәк” билгесенә төртү бер дә авыр булмады. “Җиңүчене лайклар буенча сайлап алам”, - дип вәгъдә итте әйбер хуҗасы. Җавап озак көттермәде, иртән хат килеп төште. “Мин – сайт администраторы. Сез тегү машинасына лайк куйган идегез, хуҗасы нәкъ менә сезне сайлап алды”, - диелгән иде анда. Минем ничек сөенгәнне күз алдына китерәсезме? Шунда ук аны ничек почтадан алачагымны, фатирымның кайсы почмагына урнаштырачагымны, интернетта кисү һәм тегү буенча бушлай курсларга язылачагымны уйлап куйдым. Соңрак интернеттагы Лена исемле хатын-кыз белән язышулар башланды. Аның шәхси группасына да күз салдым. Рәсемдә – балалар белән кочаклашып төшкән сөйкемле генә ханым. Бернинди дә шик тудырырлык әйбер күрмәдем. Машина хуҗасы үзе Ленинград өлкәсендә яши икән, бүләкне анда кадәр барып алу мөмкин түгел. “Ул иртәгә китә”, - дип кисәтте һәм ашыктырды мине Лена. Шуңа без почта аша җибәрү вариантына тукталдык. Беркатлылыгым белән мин шунда ук исем-фамилиямне, адресымны язып җибәрдем. Ярый әле паспорт      мәгълүматларын, банк картасы номерларын сорамадылар. Ул вакытта ни булачагын күзаллавы да куркыныч. “Бердәнбер шарт – почтадан җибәрү чыгымнары өчен 355 сум түләргә кирәк. Сезгә кайсы җиңелрәк: акчаны карточкага күчерүме, әллә мобиль телефонга салумы?” - дип кызыксынды яңа танышым. 355 сум күп акча түгел бит, мин шатлыгымнан 1000 сум салырга да риза идем инде. Бары тик бу могҗиза минем кулыма гына килеп керсен! Шатлыгымны эштәге хезмәттәшләрем белән дә бүлештем, ләкин алар сөенечемне уртаклашырга ашыкмадылар, киресенчә, бушлай сырның тычкан тәбесендә генә булуын аңлатырга тырыштылар. “Вәт көнләшәләр”, - дип, мин алар әйткәнне колак яныннан гына уздырдым. Әмма кичкә таба күңел күтәренкелеге бераз кими төште. Мин Ленага почтадан товарны алгач кына акча түләргә риза булуымны яздым. “Әгәр андый мөмкинлек булса, ул сездән акча да сорап тормас иде”, - дигән дорфа җавап килеп иреште. “Акчаны иртәгә җибәрермен, чөнки бүген инде соң, банкоматлар һәм терминаллар ябык”, - дип вәгъдә иттем аңа. Ләкин иртән торганда Ленаның социаль челтәрдәге шәхси бите юкка чыккан иде инде. Шунда гына үземнең мошенниклар тозагына эләгә язуымны аңладым.

 

Тегү машинасы фотосы астына йөзләгән кеше “ошый” дигән тамга салган иде. Хәйлә җәтмәсенә эләгеп, алар сораган 355 сумны салырга өлгергән булсалар, мошенникларның никадәр акча эшләүләрен санап чыгару авыр түгел.

 

Шушы көннәрдә яңадан үземнең бәхетемне сынап карарга булдым. Бу юлы яңа айфон фоторәсеменә лайк куйдым. “Бушка бирәм, үз хисабыма җибәрәм”, - дип вәгъдә бирде хуҗасы. Шундый кыйммәтле товарны бушка бирергә җыенгач, мөгаен, бик юмарт кешедер бу. Югыйсә, аны арзанрак бәягә сатарга яки дустыңа, туганыңа бүләк итәргә мөмкин бит. Әйе, аңлашылмаган сораулар күп, әмма тәкъдиме дә теләсә кемне кызыктырырлык. Бу юлы да җавап озак көттермәде. “Хәерле көн. Сезне сөендерергә ашыгам: сез җиңеп чыктыгыз һәм айфон сезгә булачак. Призны аларга теләсәгез, почтадан җибәрү өчен форма кәгазен тутырырга кирәк. Бөтен чыгымнар безнең исәптән”, - диелгән иде анда. Хат ахырында ссылка күрсәтелгән, аның буенча кереп, анкета тутырырга кирәк икән. Анда инде шәхси мәгълүматларны сорыйлар. Дөресен әйтим, мин бернинди дә кәгазь тутырмадым. Шикләндем, чөнки мошенникларның алдау фантазиясенә чикләр юк бит. Бу юлы да товарны алу өчен акча салырга кирәк булгандыр. Ә фото астына 666 кеше лайк куйган иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев