Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә күңелле бәйрәм булып узды

“Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Именинниклар көне” исемле күңелле бәйрәм уздырды.

Туган көн – иң күңелле мизгел. 2018 елның 21 ноябрь көнендэ Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Именинниклар көне” исемле күңелле бәйрәм уздырды.

Бу бәйрәмнең төп максаты - бу айда туган балаларны котлау һәм аларның иҗади сәләтлекләрен арттыру өстендә эшләү.

Бәйрәмнең программасы бик яхшы булды: төрле-төрле кызыклы уеннар, җырлар, биюләр. Исем бәйрәмен йөртүчеләргә истәлекле буләкләр тапшырылды.

Бәйрәм балаларга бик ошады.

 

Социаль педагог Турова Наиля Ринатовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk