Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге боз хикмәтләре

Быелгы көз тәмләп, иркенләп утырмага килгән бай түтәйне хәтерләтә. Ноябрь аеның уртасына җитсәк тә, ул әле һаман да саубуллашып, кулъяулыгын болгарга җыенмый, ахры. Җиргә ныклап кар ятмаса да, соңгы көннәрдә һава температурасы 0дән түбән тәгәрәп, бераз чиратып җибәрде. Урамнарда җыелып торган сулар, бөяләрне юка гына боз катламы каплады. Шуңа бәйле рәвештә бәхетсезлек очраклары да артты, әледән-әле интернет челтәрендә, телевизор экраннарында, газеталарда боз астына төшеп һәлак булучылар турында хәбәрләр ишетелә башлады.

Эх, шул бозда шуып, аны тибеп ватып йөрүнең күңеллелекләре! Бу арада көннәр матур торгач, балаларны урамнан алып кереп булмый. Беркөнне авылда күрше малае Раянның  “бераз” пычранган өс-башы арасында кара матур күзләре генә елтырап тора иде. “Нишләдең бу хәтле?” - дип сорагач, ул, борынын мышкылдатып: “Бозда шудым”, - дип җавап бирде. Әйе, балаларны бозга кермә, төшеп китәсең, батасың, дип, күпме генә әрләсәк тә, кечкенә вакытта үзебезне дә кызыктыра иде бит бу шөгыль. Ә янгын-коткару хезмәте һәркемне көзге бозларда сак булырга чакыра.

- Республикада түбән температура урнашу сәбәпле, күлләрдә, бөяләрдә, әкрен агымлы сулыкларда боз катламы хасил булды. Тик берәү дә аның тормыш өчен куркыныч икәнлеге турында уйламый. Шуны истә тотарга кирәк:  нык боз хасил булсын өчен бу температура гына җитми, - диде Кукмара янгын-коткару гарнизоны начальнигы Илмир Хәбибрахманов. -  Инде республиканың кайбер районнарыннан  суга төшеп һәлак булучылар турында аяныч хәбәрләр дә ишетелә башлады. Әйтик, ноябрь башында Алексеевск районында коткаручылар су астыннан 1975 елгы ир-атның гәүдәсен чыгардылар. Ул юка боз өстенә балык тоту нияте белән кергән булган.

Әйе, мондый бәла-каза минем белән булмас, дип, һич кенә дә әйтә торган түгел. Бигрәк тә әти-әниләргә балалары өчен җаваплылык хисе тоеп, һәрвакыт күз-колак булып тору кирәк.

- Безнең районда да Нократ елгасына якын урнашкан җирлекләр, һәр авылда диярлек бөяләр бар. Сак булмаган очракта алар да хәвеф-хәтәр тудырырга мөмкин, - дип билгеләп үтте гарнизон начальнигы. – Чөнки элекке елларда бездә дә, ныгымаган боз өстенә кереп, бәлагә таручылар булды. Шуңа күрә, хөрмәтле әти- әниләр, балаларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, балыкка, чаңгы, тимераякта шуарга дип, сулыклар янына җибәрмәгез, үзегез дә юка бозга кермәгез. Шуны да истә тотарга кирәк: 7 сантиметрдан да юка бозга чыккан өчен административ штраф каралган. Ул гражданнарга - 1,5 мең сумнан 2 мең сумга, вазыйфаи затларга - 5 мең сумнан 7 мең сумга, юридик затларга - 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр. Елга аша чыккан вакытта рәсми боз кичүләреннән генә файдаланыгыз. Сулык аша чыгарга туры килгән очракта тапталган яки чаңгы юллары аша үтәргә кирәк.  Суга баткан кешене коткарырга боз өстенә кергәндә үзегез белән 20-25 метрлы бау алыгыз, аның бер башында элмәк һәм йөк бәйләнгән булырга тиеш. Йөк бауны суга төшкән кешегә таба атарга ярдәм итәчәк, ә элмәккә аңа тотынырга җайлырак булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X