21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме узды (+Фото)
Әле яңарак кына район Мәдәният йортында узган "Сөмбелә" бәйрәмен тамаша кылып, иҗат сезонын башлап җибәрү уңаеннан оештырылган концертны карап, хозурланып кайттык. Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасы, Анна Григорьева, Әлфинур Хәлимова, Илсөяр Абдуллина, Валентина Борисовалар күргәзмәгә үзләренең бакчаларында үстерелгән нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш алып килмәгәннәр! Күргәзмәләрдә аллы-гөлле чәчәкләр, кайнатмалар, "чемпион" һәм "сәер"...
-
Татарстан "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" акциясенә кушыла
Иртәгә, 22 сентябрьдә, Татарстанда "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" акциясенә кушыла. Бу көнне барлык тимер ат хуҗаларына җәмәгать транспорты һәм велосипедтан файдаланырга тәкъдим итәләр. Әлеге чара автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсирен искә төшерү максатыннан үткәрелә. 2009 елдан алып, Татарстанда акциядә ел саен 60 меңләп автомобильче катнаша. Бер автомобильнең тәүлегенә 5-6 килограмм...
-
Кукмарада район башлыгы сайланды
Өченче чакырылыш район Советының беренче оештыру сессиясе үткәрелде. Сессиядә Кукмара муниципаль районы башлыгы итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Димитриев Сергей Димитриевич сайланды. Ә район башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Каримуллина Равия Абдулловна сайланды. Сессиядә Кукмара муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде....
-
Коточкыч юл фаҗигасе (+Фото)
Куркыныч юл-транспорт һәлакәте бүген, 21 сентябрьдә, Балык Бистәсе районында булган. Балыклы Чүкәй авылыннан ерак түгел урында, М-7 трассасында берничә автомобиль бәрелешкән. Кайбер мәгълүматлар буенча, ике "Лада" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән. Һәлакәт аркасында хәтта бер машинага ут каба. Үлүчеләр дә бар, тикшерү эше бара. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48956-balyik-bist%D3%99se-rayonyinda-kotochkyich-%D2%BB%D3%99lak%D3%99t-%20fotolar.html
-
Кукмарада “Бердәм Россия” партиясе Кукмара җирле бүлегенең өченче этап XVIII конференциясе үтте (+Фото)
Район Советында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең өченче этап XVIII конференциясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара муниципаль районның вәкиллекле органнары депутатлары, оешма-предприятие, иҗтимагый оешма, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды: -"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең сайлау...
-
Районыбызда “Төзүчеләр Сабан туе” узды (+Фото)
Киндеркүл авылы янындагы тугайда районыбыз төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге чара котлаулар, матур җырлар белән үрелеп барды. Төзүчеләребез милли көрәштә дә сынатмады. 70 килограммда: 1 урын - Ленар Кадыйров, "Строй-Гарант" оешмасы 2 урын - Заһир Ризагытдинов, "Строй-Гарант" оешмасы 3 урын - Ринат Насыйбуллин, "Строй-Гарант" оешмасы 70 кг.югары: 1...
-
Кукмарада "Экстремизмга -юк!" айлыгы бара
Үзәкләштерелгән китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Кукмара 4нче мәктәбенең 6"А" сыйныф укучылары өчен "Без -экстремизмга каршы" дигән темага телдән журнал уздырды. Әңгәмә барышында террорлыкның тормыш өчен иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе булуы турында сүз алып барылды, 2004 елгы Беслан фаҗигаләре искә төшерелде. Чара...
-
Кукмараның мәдәният һәм ял паркына Атлас Булатов исеме бирү хәбәрен шатланып каршы алдым
Атлас Булатов чорында районыбыз төзелеш мәйданын хәтерләтә иде. Ул үзенең тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып торды. Кукмараның шәһәр тибындагы бистәгә әверелүенә дә без аңа бурычлы. Моның өчен Кукмара урамнары аша канализация үткәрү шарт булып тора. Ә баштагы проект буенча канализация поселокны читләп үтәргә тиеш була. Атлас Булатов исә проектны яңадан...
-
Кукмарада Казан шәһәре мэры, “Рубин” футбол командасы президенты Илсур Метшин булып китте (+Фото)
Узган шимбәдә Кукмарабызга мәртәбәле кунаклар - Казан шәһәре мэры, "Рубин" футбол командасы президенты Илсур Метшин, аның гаиләсе, якташыбыз, ТР Конституцион суд рәисе Фәрхәд Хөснетдиновлар кайтты. Казан мэры иң элек Кукмара күппрофильле лицееның хореография сыйныфында булды, аннан соң үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә үткән футбол турнирының йомгаклау өлешендә катнашты. Бу көнне...
-
Кукмарада ярминкә гөрләде (+Фото)
Ярминкәдә барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, гөлләр, кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.