Арып-талып, дөнья акча түгеп, көмеш туйларын уздырганнан соң, ир белән хатын үзенекен уйларга утырды.
- Нәрсә инде бу? Әйтергә тел әйләнми, егерме биш ел гомер узган да киткән, - дип уйлады, хатыны белән шулай озак яши алуына гаҗәпсенгән ир. - Ярар, ичмасам, үкенерлек түгел, яшисен яшәп калды. И-и, булды инде...