Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәрлегә эшсезлек янамый, ди аяк киемнәре төзәтү остасы Станислав Володин

Шактый кыйммәт бәягә аяк киеме сатып алган идем, атна-ун көн эчендә рәте китте, киярлеге калмады. Чүплеккә ташларга кызганыч, яңаны алу өчен кабат акча кирәк, дип зарланучыларны еш очратырга туры килә. Нәкъ менә шул чагында аяк киемнәрен ремонтлаучы осталарының барлыгын искә төшерәсең дә, шатланып куясың. Аяк киемнәрен ремонтлау мастеры Станислав Володин...

Шактый кыйммәт бәягә аяк киеме сатып алган идем, атна-ун көн эчендә рәте китте, киярлеге калмады. Чүплеккә ташларга кызганыч, яңаны алу өчен кабат акча кирәк, дип зарланучыларны еш очратырга туры килә. Нәкъ менә шул чагында аяк киемнәрен ремонтлаучы осталарының барлыгын искә төшерәсең дә, шатланып куясың.

Аяк киемнәрен ремонтлау мастеры Станислав Володин яныннан да халык өзелми. Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен игътибар белән ахырына кадәр тыңлый да, шул арада эшкә керешә ул.

-Станислав хезмәтен җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара. Мин үзем аяк киемнәренең табаны төшсә дә, каптырмасы ватылса да, гел аңа алып киләм. Нәтиҗә һәрвакыт куанычлы. Андый осталар күбрәк булсын иде, - ди Кукмарада яшәүче Наилә Шәфигуллина.

Тумышы белән Украина якларыннан булса да, Станислав үзен Кукмараныкы дип саный. Шулай булмый ни, балачагы, үсмер вакытлары биредә узган бит, хәзерге тормышы да бистәбез белән бәйле.

-Вакытның үткәне сизелми дә. "Артель"гә эшкә урнашуыма да быел унике ел тулды, - ди ул. - Аяк киеме төзәтүчеләргә сорау һәрчак зур булганлыктан, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Остазым, ортопедик аяк киемнәрен тегү буенча мастер Рахматулла Моратов мине әлеге хезмәтнең серенә тулысынча төшендерә алды. Аңа рәхмәтем чиксез. Хәзер төрле катлаулылыктагы аяк киемнәрен ремонтлый, реставрация ясый, сүтеп җыеп икенче "сулыш" бирә алам.

Аяк киемнәре төзәтү бүлмәсендәге киштәдә хуҗаларының килүен көтүче кышкы-язгы күн итекләр (сапогилар), киез итек һәм каталар, җәйге башмак, чүәкләр - һәммәсе бар.

-Төзәтү эше нинди катлаулылыкта булуга карамастан, һәр аяк киеменә мастерларның кул һәм күңел җылысы салына. Башкача булса, тиешле нәтиҗәгә ирешү һич мөмкин түгел. Мин дә ике ел үземне әлеге һөнәр иясе буларак сынадым. Шуның өчен бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә четерекле икәнен, сүз белән түгел, ә нәкъ менә эшләп карап кына аңлап, белеп булганын яхшы беләм, - ди "Артель" оешмасы директоры Фидәил Хәйруллин. - Станислав - коллективтагы иң уңган һәм тырыш хезмәткәрләрнең берсе. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк аның. Көнгә утыздан артык як киеме ремонтлаудан тыш, бик оста итеп ачкычлар да ясый әле ул. Бүгенге көнгә кадәр аның кулы аша өч меңнән артык төрдәге ачкыч узды. Үзенең белгәннәрен, осталыгын мастер башкаларга да бик теләп өйрәтә. Абыйсы Николайны да кыска гына вакыт эчендә аяк киеме тегү, төзәтү эшләренең асылына төшендерә алды. Без аның хезмәтеннн бик канәгать.

-Станоклар һәм тегү машиналары ватылмый эшләп торганда, кирәкле чимал үзвакытында кайтарылганда, әлеге хезмәтнең бер авырлыгы юк, - дип сүзен дәвам итте Станислав. - Аннары кулы һөнәр белгән кешегә тормыш итүе дә күпкә җиңелрәк бит ул. Эшсез калсам нишләрмен, дип тә борчыласы юк - аяк киемнәре төзәтү мастерларына сорау һәрчак зур. Үз эшеңне башлап җибәрсәң дә, өеңдә генә заказлар кабул итсәң дә була. Иң мөһиме: ялкауланмаска гына кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk