Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югалган балыкчылар табылган

Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмаулары хакында хәбәр ителгән иде. Аларның үле гәүдәләре табылган. Балыкчыларның җәсәде бер тәүлек аралыгы белән табыла. Исегезгә төшерәбез, 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп...

Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмаулары хакында хәбәр ителгән иде. Аларның үле гәүдәләре табылган.

Балыкчыларның җәсәде бер тәүлек аралыгы белән табыла.

Исегезгә төшерәбез, 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп киткән. Берсенең хатыны әйтүенчә, ул яр буенда велосипед белән көймәнең тышлыгын табып алган, иреннән хәбәр булмагач, хафага калган һәм хокук сакчыларын, коткаручыларны аякка бастыра.

Коткаручылар башта яр буйларын җентекләп тикшерә, аннары суда эзләү эшләре башлана. Иң беренче, 26 октябрьдә, ярдан 50 метр эчтәрәк 1969 елгы ир-атны табып алалар. Балыкчыларның икенчесе бүген 14:20 сәгатьтә ярдан 30 метр эчтәрәк, 4 метр тирәнлектән тартып чыгарыла.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X