Иртәнге һәлакәт: берсе – бәргән, икенчесе таптаткан
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.
Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә....
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.
Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Шуннан соң җәүяле өстеннән "Лада Калина" машинасы чыккан. Анысы белән 28 яшьлек ир-ат идарә иткән. Җәяүле ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр килгәнче үк вафат булган.
Ике ир-атның да йөртү тәҗрибәсе ике елдан азрак, диелә.
http://intertat.ru
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз