Хәбәрләр

Бүген "Беренче канал"ның "Давай поженимся!" тапшыруында Чаллы буйдагы кәләш сайлый

Бүген, 28 октябрьдә, "Беренче канал"да "Давай поженимся!" тапшыруында Чаллы буйдагы Владислав Волков кәләш сайлый. Тапшыру 18:45 сәгатьтә эфирга чыга. Хәбәр иткәнебезчә, Владислав: "Гомер итәр өчен акыллы, зифа буйлы, коңгырт чәчле пар эзлим. Иң мөһиме,Чаллыда яшәргә риза булсын", - дип белдергән иде. Чаллы буйдагы белән танышырга Санкт-Петербургтан 20 яшьлек Дарья, Мәскәүдән...

Бүген, 28 октябрьдә, "Беренче канал"да "Давай поженимся!" тапшыруында Чаллы буйдагы Владислав Волков кәләш сайлый. Тапшыру 18:45 сәгатьтә эфирга чыга.

Хәбәр иткәнебезчә, Владислав: "Гомер итәр өчен акыллы, зифа буйлы, коңгырт чәчле пар эзлим. Иң мөһиме,Чаллыда яшәргә риза булсын", - дип белдергән иде.

Чаллы буйдагы белән танышырга Санкт-Петербургтан 20 яшьлек Дарья, Мәскәүдән 40 яшьлек байкерчы Римма һәм Краснодардан 34 яшьлек эшмәкәр Валентина килгән. Азагын бүген кич күрербез.

http://intertat.ru


Нет комментариев