Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар” отряды слеттан икенче урын белән кайтты (+Фото)

Казанның "Патриот" республика үзәге базасында Татарстанның хәрби-патриотик клублары катнашында слет узды. Әлеге чарада Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәд Гыйлаев җитәкчелегендәге "Яшь коткаручылар" отряды да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар "Медиа-визитка", "Сугышчан листок" бәйгеләрендә - беренче, "Визит карточкасы", "Калашников автоматын җыю", "Хәрби-тактик уен", "Пневматик винтовкадан ату"да өченче урыннарны алдылар. "Яшь коткаручы"лар отрядында шөгыльләнүче...

Казанның "Патриот" республика үзәге базасында Татарстанның хәрби-патриотик клублары катнашында слет узды. Әлеге чарада Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәд Гыйлаев җитәкчелегендәге "Яшь коткаручылар" отряды да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар "Медиа-визитка", "Сугышчан листок" бәйгеләрендә - беренче, "Визит карточкасы", "Калашников автоматын җыю", "Хәрби-тактик уен", "Пневматик винтовкадан ату"да өченче урыннарны алдылар. "Яшь коткаручы"лар отрядында шөгыльләнүче Диләрә Мостафина 8 килограммлы герне күтәрүдә беренчелекне яулады. Барлык бәйгеләрне узганнан соң, районыбыз командасы икенче урынга чыкты, Кубок, Калашников автоматы, пневматик винтовка белән бүләкләнде. Оешманың җитәкчесе Фәрхәд Гыйлаевка "Патриот" республика үзәгенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk