21 март 2015 яңалыклары
-
Хезмәте дә, бәйрәме дә вахитлеләрчә
Булганнан бар да була, дигән сүзне тагын бер кат раслап, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык үз төбәгендә яшәүчеләр өчен спорт бәйрәме оештырды. Җир җимертеп эшли дә, ял да итә белә шул бу төбәк халкы. Ел саен үтә торган хисап җыелышларында хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов сөйләгәндә дә аның һәр сүзе, һәр әйткән...
-
Газ баллонына ничек икенче гомер бирергә?
Безнең халык бик хәстәрле. Һәрбер йортка табигый газ инде дистә еллар элек кертелеп, сыек газ баллоннары куллануның кирәге калмаса да, аларны абзар, сарай, гаражларда саклап ятучылар күп әле. Аларны куллану тыелуга карамастан, кайберәүләр "мал өе"ндә газ плитәсе куеп, баллонны шуңа тоташтырып, мал-туарга ашау әзерли. Янгын чыккан очракларда мондый баллоннар "бомба"га...
-
Кыз-әби сагышы (шигырь)
Урманнарга килдем җиләккә дип, Күкне кара болыт каплаган. Күңел нидер сизде, юкка түгел - Фашист безгә сугыш башлаган. Сөйгән ярым яуга чыгып китте, Кавышулар насыйп булмады. Безнең яшьлек яшәлмичә калды, Мәхәббәтне сугыш урлады. Айлар, еллар үтте сине көтеп, Гел кайтырсың кебек күңелгә. Сине көтеп картаеп та беттем, Кыз-әби дә булдым...
-
Минегалиме син, Нургалиме - җиде ел читтә йөреп кайткан улларын әти-әнисе көчкә таный
Инде туксанны вакласа да, бу мөхтәрәм абзыйга карап "сөбханалла" дип әйтәсе килә. "Балалар ярдәмнәреннән ташламыйлар", - дисә дә, шундый яшькә җитеп, үзеңне үзең көйли алу зур бәхеттер ул. Чыннан да, күз тимәсен әле аңа. Әнә, оныкчыклар янына, аларны карашырга да бик теләп килә, өч көн күрмәсә, сагына башлый ул, ди...
-
Лубянда “Яшел чаңгы юллары" дигән спорт бәйрәме үтте
Лубянга республиканың утыздан артык урман хуҗалыгы командалары "Яшел чаңгы юллары" ("Зеленая лыжня") дигән бәйгегә җыелдылар. Фестивальне ачу тантанасында урман хуҗалыгы министры Алмаз Назиров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район Башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, Лубян урман көллияте директоры Афанасий Даниловлар катнашты. Лубян урманнарын шаулатып удмурт, мари, татар, керәшен, рус...
-
Кукмара районында туберкулез белән авыручы 25 кеше исәптә тора
Хәзерге вакытта районда туберкулез белән авыручы 25 кеше исәптә тора, шуларның 11е - йогышлы форма белән авыручылар. 2013 елда туберкулез белән авыруның - 12, 2014 елда 10 яңа очрагы ачыкланды. 2014 елда 10 авыруның 8е - профилактик тикшерү нәтиҗәсендә, икесе табибларга авырып мөрәҗәгать иткәннән соң үзенең туберкулез белән авыруын белгән,...
-
Кукмарада 25 мартта Хокукый ярдәм көне узачак
25 мартта, 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча вәкил, "Россия пенсионерлары берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлеге Кукмара районында Хокукый ярдәм көне үткәрәләр. Гражданнарга пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мәҗбүри медицина иминиятләве, мирас хокукы һәм милек бәхәсләре буенча белгечләрнең киңәшләрен алу мөмкинлеге бирелә....