Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минегалиме син, Нургалиме - җиде ел читтә йөреп кайткан улларын әти-әнисе көчкә таный

Инде туксанны вакласа да, бу мөхтәрәм абзыйга карап "сөбханалла" дип әйтәсе килә. "Балалар ярдәмнәреннән ташламыйлар", - дисә дә, шундый яшькә җитеп, үзеңне үзең көйли алу зур бәхеттер ул. Чыннан да, күз тимәсен әле аңа. Әнә, оныкчыклар янына, аларны карашырга да бик теләп килә, өч көн күрмәсә, сагына башлый ул, ди...

Инде туксанны вакласа да, бу мөхтәрәм абзыйга карап "сөбханалла" дип әйтәсе килә. "Балалар ярдәмнәреннән ташламыйлар", - дисә дә, шундый яшькә җитеп, үзеңне үзең көйли алу зур бәхеттер ул. Чыннан да, күз тимәсен әле аңа. Әнә, оныкчыклар янына, аларны карашырга да бик теләп килә, өч көн күрмәсә, сагына башлый ул, ди бит Кукмарада яшәүче кызы Рәсүлә апа.

Нургали абый КорбангалиевӨркеш авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Тормыш авырлыкларын күп татырга туры килә аңа, юклык, ачлык та йөрәк бәгырьләренә төшә. Шуңа күрә әтисенә аз булса да ярдәм итим, тормышларын җиңеләйтим дип, ундүрт яшендә туган йортын калдырып, Монголиягә Улан-Удэга тимер юлга эшкә чыгып китә ул. Ай-һай, бу вакытларның авырлыгын үзе генә белә ветеран. Җитмәгәненә, русча бер кәлимә сүз белмәгән авыл баласы бит.

-Клиндер саталар иде, чиратка бастым, ә ничек сорарга кирәклеген белмим. Бер чиратым җитеп үтеп китте, сорый алмадым. Тагын артка барып бастым. Икенче юлы ишарәләп, куллар белән түгәрәк ясап булса да аңлаттым. Нәрсә икәнен дә белмим, клиндер күргән бармыни әле ул вакытта. Ач вакытта каршыңа бер уч акча һәм бер телем ипи куйсалар, һәркем ипигә үреләчәк, ачлык менә шундый куркыныч, - диде ул.

Ризык ала торган талонын да югалта. Ярый әле, ипигә дигәнен яңадан бирәләр. Бер тәүлеккә тигән 600 грамм ипи белән бер кружка су эчеп көн күрүне хәзерге заманда күз алдына китерүе дә авыр. Әле бит никадәр физик эш башкарырга кирәк. Аның тилмерүен, көннән-көн кибүен күреп, бер танышы сугышка барырга киңәш итә.

-Анда барсаң, тамагың тук булыр, язган икән, исән-сау әйләнеп кайтырсың, дип киңәш итте. Үзем дә исән калсам, үз илемдә "почет" булыр әле, дип уйладым. Военкоматка бер бардым - алмадылар, икенче баргач, вокзалга төшәрсең, диделәр. Поездга төяп, Иркутскийга алып киттеләр, анда ай ярым өйрәткәннән соң, башта поездда, аннары машинада Брянск урманына алып кереп киттеләр, - дип искә алды ветеран. Сугыш ир-егетләрне дә куркытадыр инде, дим, үлем белән күзгә-күз очрашасы бит. Немецларның явызлыгы турында ишетеп кенә дә чәчләр үрә торырлык.

-Патроннарның тавышы ишетелми, шуңа күрә алардан курыкмадым, ә менә туплар улап очкан вакытта йөрәкләр сикерә иде. Фашистлар белән якыннан очрашырга туры килмәде. Әмма иптәшләрнең үлемен күп күрдек. Авылларда карт-карчыклар асылган, балалар үтереп, коега салынган була иде, - диде Нургали абый. Сугыш бетү шатлыгын да фронтта каршылый ул. - Сөенеч эчкә сыймады, бер-беребезгә дус-туган булдык, - дип, 70 ел элек булган җиңү язын исенә төшерде.

Эшкә, дип киткән егетнең авылга җиде елдан соң гына әйләнеп кайта.

-Кукмарада поезддан төштем, әмма авылга кайтып китә алмадым, вокзалда таң атканны көттем. Мәңге истән чыкмый: шундый салкын көн иде бу. Иртән-иртүк юлга кузгалдым, инде бу юлы уңай туры килде - бер атлы утыртты. Капка төбендә торганда ерактан килүче әтине танып алдым. Мине күреп, өйдән әни чыкты. "Син минем малай буласыңмы? - диде. -Әйе, - дидем. - Минегалиеме, Нургалиеме?"

Минегали исемле туганы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый. Мескен ана, улын гомер буе көтеп, бакыйлыкка күчә.

Нургали Корбангалиевның хәтере искиткеч, командирларын, бергә хезмәт иткән иптәшләренең исем-фамилияләрен атап сөйли ул. Чигайка авылыннан Лена Якимованы да искә алды. Фронтта бергә булдык, ул шәфкать туташы иде, диде.

Нургали абый авылга кайткач, тракторчы һөнәрен үзләштерә, озакламый өйләнеп тә куя. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хатыны белән бер баласын җир куенына тапшырырга туры килә аңа. Күпме авырлыклардан соң бүгенге көндә шөкер итеп яши ул. Балалары "әти, бабай" дип өзелеп торалар, хөкүмәт тә ярдәменнән ташламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk