Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 14 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 14 гыйнвар 2014 - 12:10
      Аш-Буҗи китапханәсендә балалар арасында рәсемнәр конкурсы уздырылды
      Аш-Буҗи авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары өчен "Ап-ак кыш" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Әлеге бәйге белән беррәттән "Күңелле стартлар" уены да узды. Балалар төрле эстафета ярышларында көч сынашып, табышмакларга җаваплар эзләделәр, викториналарда катнаштылар. фото: http://school10-serdobsk10.narod.ru/AnalizR.htm
    • 14 гыйнвар 2014 - 10:58
      Кукмараның Кыш бабае: “Сакалымны саклап йөрим”
      Район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәләхетдинов инде 30 ел буе районыбызның баш Кыш бабае булып тора Җиңү паркы мәйданында узган Иске Яңа ел бәйрәме быел тамашачылар өчен өч вакыйга - сәхнә йолдызлары концерты, бураны һәм "вакыт машинасы" белән истә калды. Гадәттәгечә, бәйрәмгә Кар кызын ияртеп Кыш бабай да килгән иде....
    • 14 гыйнвар 2014 - 10:32
      Мәмәширдә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр
      Мәмәширдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бик зурлап, чәй өстәле ясап уздырылды. Бәйрәмгә йөздән артык кеше килгән иде. Оештыручы, башлап йөрүче Нигъмәтуллин Харис Фәйзрахман улы. Укытучылар Фирая Наил кызы, Мәүлит Хаҗип улы Шакировлар Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, вәгазьләр, догалар укып бик эчтәлекле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керә торган итеп, бәйрәмне алып бардылар....
    • 14 гыйнвар 2014 - 09:34
      Пиротехника сатучы һәм кулланучылар штрафка тартыла
      Татарстан Президенты Указы нигезендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, гыйнвар ае тәмамланганчыга кадәр пиротехник эшләнмәләрне тиеш булмаган урыннарда куллану тыела. Полиция хезмәткәрләре районның Гадәттән тыш хәлләргә күзәтчелек итү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә нокталары, күңел ачу үзәкләре, ягулык-энергетик комплексы, мәктәп, балалар бакчалары, торак-коммуналь хуҗалык,...
    • 14 гыйнвар 2014 - 09:03
      Район Советында политсовет утырышы булды
      "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлек советы утырышы үткәрелде. Анда 2014 елның 2 мартында булачак сайлауларда муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү, 14 сентябрьдә булачак сайлауларга әзерлек, җирле сайлау штабы булдыру, Россия Президенты Владимир Путинның федераль җыенга юлламасы буенча фикер алышу, җирле бүлекнең 2014 елга эш планын раслау һәм...
    • 14 гыйнвар 2014 - 08:18
      Иске Яңа ел да узып бара
      Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданында Иске Яңа елны каршылау бәйрәме булып узды. Биредә тамашачылар хозурына районыбызның сәхнә йолдызлары әзерләгән концерт, "Вакыт машинасы" дигән тамаша тәкъдим ителде. Чара барышында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашулар, төрле уеннар, викториналар, бәйгеләр уздырылды. Иске Яңа елны каршылау бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. фото: http://www.liveinternet.ru/users/supersolnishco/post256449465
    • 14 гыйнвар 2014 - 07:03
      Пенсия фондының яңа бинасында район башлыгы һәм җитәкчеләр булып китте (+фото)
      Күп еллар дәвамында район Башкарма комитетында халыкка игелекле хезмәт күрсәткән Россия Пенсия фондының район идарәсе дә, "башка чыгып", аерым өйле булды. Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып барганда, поселок үзәгендәге элеккеге "Юбилейный" кинотеатры бинасы, реконструкциядән соң, алар карамагына тапшырылды. -1960нчы елларда ук төзелгән кинотеатр, төзекләндерү эшләреннән соң, чын мәгънәсендә...
    • 14 гыйнвар 2014 - 05:32
      Киңәшмәдә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә терлекчелектә малларны кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлау, төзелеш тармагында махсус дәүләт программаларында катнашып, социаль объектлар, торак йортлар төзүне, ремонтлауны дәвам итү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде, һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләнде.
    • 14 гыйнвар 2014 - 04:36
      Югары Чура авылында хоккей уйнау мәйданчыгы ачылды
      -Моңа кадәр яшьләребез инеш өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә алар күтәреп чыкты, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев. -Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек, калган барысын да егетләр авыл мәдәният йорты хезмәткәре Анатолий Осипов кул астында үзләре башлап йөреп, үз көчләре белән башкарып...
    Реклама