Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чура авылында хоккей уйнау мәйданчыгы ачылды

-Моңа кадәр яшьләребез инеш өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә алар күтәреп чыкты, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев. -Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек, калган барысын да егетләр авыл мәдәният йорты хезмәткәре Анатолий Осипов кул астында үзләре башлап йөреп, үз көчләре белән башкарып...

-Моңа кадәр яшьләребез инеш өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә алар күтәреп чыкты, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев. -Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек, калган барысын да егетләр авыл мәдәният йорты хезмәткәре Анатолий Осипов кул астында үзләре башлап йөреп, үз көчләре белән башкарып чыктылар. Шунысы сөенечле: бала-чагалар, яшьләр телевизор карап, интернетта утырып туйды, спортка тартыла башлады.

Елга буйларында, зират янәшәсендә корыган чыршыларны кисеп ярдырып, такта әзерләп, узган елның октябрь ае ахырында тартмачыкны төзү эшенә керешәләр яшьләр. Мәктәп яшендәге, инде балигъ булган балаларның әти-әниләре дә акчалата ярдәм күрсәтә. Халыктан җыелган акчага тимер торбалар, борыслар сатып алына. Янил, Югары Чура, Лельвиж авыл җирлекләрендә үтә торган бер генә чара да Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновның игътибарыннан читтә калмый. Бу көнне дә ул спортсөючеләрне сөендереп, хуҗалыктан ун мең сум акча биреләчәген әйтте. Авыл җирлегенең урамнарны яктырту буенча 1 миллион сум грант отуы да егетләргә ярдәм иткән: грантның бер өлеше хисабына "Альянс" ширкәте мәйданга ут сузып, лампочкаларны урнаштырган. Тартмачыкны инде бәйрәмгә кадәр үк сынап караганнар, бер Югары Чура авылында гына да 30дан артык кеше хоккей уйный икән. Төнге сәгать уннарга кадәр биредә кәшәкә тавышлары тынып тормый, диләр.

Тартмачыкны ачу бәйрәменә кызлар-егетләр генә түгел, авылның өлкән абый-апалары, кунаклар да килгәннәр иде. Алар соңыннан ике командага бүленеп уйнаган егетләрнең уенын мавыгып, көч биреп карадылар. Уен исәбенә тәмамланды.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Алексей КИРИЛОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk