Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пиротехника сатучы һәм кулланучылар штрафка тартыла

Татарстан Президенты Указы нигезендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, гыйнвар ае тәмамланганчыга кадәр пиротехник эшләнмәләрне тиеш булмаган урыннарда куллану тыела. Полиция хезмәткәрләре районның Гадәттән тыш хәлләргә күзәтчелек итү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә нокталары, күңел ачу үзәкләре, ягулык-энергетик комплексы, мәктәп, балалар бакчалары, торак-коммуналь хуҗалык,...

Татарстан Президенты Указы нигезендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, гыйнвар ае тәмамланганчыга кадәр пиротехник эшләнмәләрне тиеш булмаган урыннарда куллану тыела.

Полиция хезмәткәрләре районның Гадәттән тыш хәлләргә күзәтчелек итү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә нокталары, күңел ачу үзәкләре, ягулык-энергетик комплексы, мәктәп, балалар бакчалары, торак-коммуналь хуҗалык, халык күпләп җыелу урыннарында тикшерүләр алып баралар.

Махсус рөхсәт кәгазе булмаган килеш пиротехник эшләнмәләр саткан гражданнарга 2- 2,5 мең, вазыйфаи затларга - 4-5 мең, юридик затларга 40-50 мең сум административ штраф каралган. Кичке сәгать уннан соң пиротехник эшләнмәләр кулланганнар 500 сумнан мең сумга кадәр штрафка тартыла. Әлеге гамәлләр ел дәвамында кабатланган очракта гражданнар 1500-2000 сум штраф түләячәк.

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы

фото: http://www.echo.msk.ru/news/643267-echo.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk