Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәширдә Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр

Мәмәширдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бик зурлап, чәй өстәле ясап уздырылды. Бәйрәмгә йөздән артык кеше килгән иде. Оештыручы, башлап йөрүче Нигъмәтуллин Харис Фәйзрахман улы. Укытучылар Фирая Наил кызы, Мәүлит Хаҗип улы Шакировлар Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, вәгазьләр, догалар укып бик эчтәлекле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керә торган итеп, бәйрәмне алып бардылар....

Мәмәширдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бик зурлап, чәй өстәле ясап уздырылды. Бәйрәмгә йөздән артык кеше килгән иде. Оештыручы, башлап йөрүче Нигъмәтуллин Харис Фәйзрахман улы.

Укытучылар Фирая Наил кызы, Мәүлит Хаҗип улы Шакировлар Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, вәгазьләр, догалар укып бик эчтәлекле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керә торган итеп, бәйрәмне алып бардылар.

Харис балаларны башта алдан өйрәтте. Балалар белән Салаватлар, мөнәҗәтләр укыдылар. Муллахмәт хәзрәт Коръән укыды. Бу бәйрәмгә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Дамира Гәрәева кайтуы да нур өстенә нур өстәде. Бик матур итеп мөнәҗәтләр укыды. Дамиралар гаиләсенә авылыбыз белән бик рәхмәтлебез. Мәчет, юллар ремонтлана, Сабантуй уздыруларга алар һәрвакыт үзләреннән зур өлеш кертәләр. Чәй өстәле бик мулдан хәзерләнгән иде. Монда да аларның өлеше зурдыр дип уйлыйм. Килгән һәркем үзенчә өлеш керткән. Рәйсә Хаҗип кызы һәм Миңсылу Вәккас кызы үзләренең язган бик эчтәлекле шигырьләре белән һәркемне таң калдырды. Нурания Шакирова да бик эчтәлекле мөнәҗәт укыды. Балалар да бик матур дини шигырьләр сөйләделәр. Авылыбызда ике мәчет эшләп килә. Фирая Наил кызы яңа мәчеттә 24 кешегә дин сабагы укыта. Аның укучылары барасы өстәлләр әзерләп килгән кунаклары сыйлап йөрделәр.

Балаларны оештыру дингә бер этәргеч. Харис абыйлары аларны укытырга да уйлый диделәр. Салаватлар укуда минем үземнең оныгым Булат та катнашты. Мин дә укырга йөрим дип тора. Мин үзем моңа бик шатланам. Бу бәйрәмдә яңа куелган авыл үзидарә рәисе Илгиз Әхмәтҗанов та катнашты. Кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел белән кайтып китте. Оештыручыларга, алып баручыларга зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Нурзидә ШӘРИФУЛЛИНА

фото: http://dumrt.ru/tt/news?page=54

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X