Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның Кыш бабае: “Сакалымны саклап йөрим”

Район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәләхетдинов инде 30 ел буе районыбызның баш Кыш бабае булып тора Җиңү паркы мәйданында узган Иске Яңа ел бәйрәме быел тамашачылар өчен өч вакыйга - сәхнә йолдызлары концерты, бураны һәм "вакыт машинасы" белән истә калды. Гадәттәгечә, бәйрәмгә Кар кызын ияртеп Кыш бабай да килгән иде....

Район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәләхетдинов инде 30 ел буе районыбызның баш Кыш бабае булып тора

Җиңү паркы мәйданында узган Иске Яңа ел бәйрәме быел тамашачылар өчен өч вакыйга - сәхнә йолдызлары концерты, бураны һәм "вакыт машинасы" белән истә калды. Гадәттәгечә, бәйрәмгә Кар кызын ияртеп Кыш бабай да килгән иде.

-Рамил әфәнде, бу әңгәмәдән соң Кыш бабайның сез икәне билгеле булачак. Әлеге могҗизалы серне ачу, сезнеңчә, дөрес булырмы икән?

-Райондашлар өчен моны сер дип уйламыйм. Өлкән яшьтәге кешеләр өч дистә ел буена тавышыма, буй-сыныма күнегеп бетсә, яшьләр һәм балалар, хәтта Кыш бабай киеменнән йөрмәсәм дә, урамда танып, "Кыш бабай" дип эндәшәләр. Тормыш иптәшем Римма да минем белән шул еллар дәвамында Кар кызы булып йөри. Ә чынлыкта, Кыш бабай "карьерасын" мин әле студент вакытта, моннан 34 ел элек үк башлап җибәрдем. Казан мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курсында белем алганда укытучым мине Идел буе районының үзәк чыршысына Кыш бабай итеп җибәрде. Укып бетергәнче мин шунда ел саен каникул буена Кыш бабай булып йөрдем. Күрәсең, инде ул вакытта йөз чалымнарым, холкым бу рольгә туры килерлек булган.

-Сезгә кадәр район Кыш бабае кем булды икән?

-Тегү фабрикасында эшләгән Виктор Родыгин. Ул мин укуны бетереп районга эшкә кайткач та кулыма Кыш бабай костюмын, аның ап-ак итекләрен тапшырды.

-Бала вакытта Кыш бабайга ышана идегезме? Бу әкияти образга хәзер ничек карыйсыз?

-Ничек кенә ышана идем әле! Аңа ышанмасам - хәзер бу сәнгати образны уйный да алмас идем. Әмма үз алдыма шундый максат куйдым: Кыш бабайны кеше күңеленә кереп калырлык итеп уйнарга кирәк. Яңа ел җитә башласа, кешелек төрле планнар кора, үткән эшләргә хисап тота, ягъни яңа чорга күчәргә әзерләнә башлый. Кыш бабай исә әлеге тантаналарның сәбәпчесе, вакытларны тоташтыручы бер күпер. Инде тарихка карасак, Россиядә Яңа ел бәйрәмен Кыш бабай белән каршылау 19 гасырда, Николай Островскийның "Снегурочка" пьесасы беренче тапкыр сәхнәгә куелгач барлыкка килә. Хәзер Яңа елны каршылау, Кыш бабай турында төрле фикерләр йөри. Ләкин боларга фәкать могҗизалы уен буларак карарга кирәк. Әйтик, минем өчен бу бәйрәмнең иң могҗизалы мизгеле - беренче гыйнвар иртәсе. Ел саен бу көнне урамда тынлык, җылы буран һәм ниндидер сихрилек урнашкан була.

-Кыш бабай булып йөргәндә кызык та, аяныч та хәлләр булып куядыр?

-Элек "бәхеткә" дип, Кыш бабайның йә берәр төк сакалын, йә чәчен йолкып китәләр иде. Шулай студент чакта сәхнәдән чыгыш ясагач, халык арасына төшеп киттем. Үтеп баручылар "бәхеткә" ди дә, сакалымны йолкып-йолкып ала. Бала-чагасы да "чынмы" дип тарткалап китә. Тулай торакка кайтсам - сакалым яртылаш юк! Ә икенче көнне тагын Кыш бабай булып йөрисем бар иде. Ярый әле курсташ кызларның башлары эшләде. Әллә ничә сәгать буе тарак белән "начес" ясап, фен белән өрдертеп рәткә керттеләр. Шуннан бирле, кая барсам да, сакалымны саклап йөри башладым.

-Балалар Кыш бабайдан, гадәттә, нәрсә сорый?

-Безнең район балаларының нәфесләре зур димәс идем. Нәрсә бирсәң, шуны алалар, махсус берни сораганнары юк. Киресенчә, алар үзләре Кар кызы белән Кыш бабайга чыгышлар әзерләп, шуларны бүләк итәргә ярата. Ә безне гаиләләргә чакырганда, бүләкләрне әти-әниләр алып куйган була, без аларны тапшырабыз гына. Быел бер балага шушы ысул белән тәм-томнар тутырылган пакет тапшыргач: "Тагын конфет инде, мин Кыш бабайдан быел планшет сораган идем бит!" - дип еламсырап әйтеп куйды. Балалар алдында Кыш бабай - сораган әйберне китерүче түгел, ә бер әкияти герой булуын җиткерү төп максатыбыз булып тора.

-Сезнеңчә, Яңа елны бер тапкыр каршы алгач, Иске Яңа ел дип икенче тапкыр бәйрәм ясау кирәкме?

-Быел мәйданда үткән Яңа ел бәйрәме иң тынычы булгандыр. Башка елларны Кыш бабайның күңелен күрәбез дип, бала-чага аяк астында питарда шартлата иде. Хәтта тәбрикләү вакытында сүзсез калган чакларым да күп булды. Ә Иске Яңа ел - яңа календарьга күчү сәбәпле барлыкка килгән гадәт. Бу - озын-озакка сузылган Яңа ел ялларының тәмамлануы дигән сүз. Яңа елдан аермалы буларак, Искесендә кеше үзен үзгәрәк тота: йөзләрдә җитдилек, моңсулык, рәсмилек урнаша. Балкып торган, уеннарда самими катнашучыларны бу көнне инде очратмыйсың. Чөнки кешелек гадәти тормышка, көндәлек мәшәкатьләргә кире кайта, ягъни күктән җиргә төшә...

-Кыш бабай костюмын елга ничә тапкыр киясез?

-Өч тапкыр: Яңа елда, Иске Яңа елда һәм Кыш озатуда. Соңгысы - кыш фасылы, Кыш бабай белән саубуллашу мизгеле дисәң дә була. Быел да Кышны озаткач, костюм-сакалны бер тартмага җыйнап, киләсе елга кадәр шкафка куясы була инде.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамил әфәнде!

Елмаеп алыйк:

Кадерле редакция! Минем бер соравыма җавап бирегез әле: Кыш бабай бармы ул, юкмы? Юкса, әни ул бар ди, ә хатыным көлә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk